Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ярамаган урында машина юган өчен ничә сум штраф салачаклар?

news_top_970_100

Сулыклар янында һәм урман полосасында автомобиль юган өчен гражданнарга – 5 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 мең сумга кадәр штраф яный, дип сөйләде РИА «Новости»га Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Сергей Колунов.

«РФ Административ хокук бозулар кодексы сулыкларда һәм урман полосаларында автомобиль юуны чикли. Мондый хокук бозу өчен физик затларга – 300 сумнан 5 меңгә кадәр, юридик затларга 400 меңгә кадәр штраф яный. Тыелган барлык башка урыннар төбәк закон актларында, төбәк КоАПларында күрсәтелә», – диде Колунов.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, мәсәлән, Мәскәүдә машиналарны махсус билгеләнгән урыннардан тыш, башка җирдә юарга ярамый. Аның сүзләренчә, машина хуҗасы пыялаларны, фараларны һәм номер билгеләрен генә сөртә ала. Моның өчен аңа штраф янамый. Мәскәү өлкәсендә вазгыять шундый ук – күпфатирлы йорт ишегалдында, сулык буенда, урамда һәм башка җиһазландырылмаган урыннарда машина юган өчен физик затларга – 3 меңнән 5 мең сумга кадәр, юридик затларга 80 меңнән 200 мең сумга кадәр штраф яный, дип ассызыклады.

«Машинаны төрле типтагы лицензияле автомойкаларда, фильтрлар белән җиһазландырылган ябык гараж комплексларының махсус боксларында, сәнәгать зоналарындагы махсус асфальт мәйданчыкларда, шулай ук шәхси бакча участоклары территориясендә генә юарга рөхсәт ителә», – диде депутат.

Колунов ассызыклаганча, машинаны үз дачаңда юарга мөмкин, ләкин су янәшәдәге юлларга һәм җир кишәрлекләренә агып төшмәгән очракта. Туфракка зыян китермәс өчен, су агу өчен махсус фильтрлы җайланмалар урнаштыру яхшырак, дип өстәде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100