Яралы хәрбине энесе белән коткарган Герой турында хезмәттәшләре: «Ут астыннан алып чыкты»
Чаллыда гомер иткән Николай Тришкин махсус хәрби операция зонасында һәлак булды. Аңа, үлгәннән соң, Батырлык ордены бирелде. «Кече улыбыз классы белән бергә Мәңгелек ут янына барган иде, Хәтер диварында әтисенең исемен тапкач, елап җибәргән», – дип сөйли Николайның хатыны Елена.
Махсус хәрби операциядә катнашкан Николай Тришкинның исеме Чаллының Мәңгелек ут янындагы мемориаль комплекста мәңгеләштерелде. Үлеменнән соң, каһарман Батырлык ордены белән бүләкләнде. Тришкинның якыннары аның нинди булуы һәм бу югалтуны ничек кичерүләре турында сөйли.
Тришкиннар гаиләсендә 3 бала
«Коля белән соңгы тапкыр күрешкәч, аның бик ябыккан һәм картайган булуын искәрдем. Ә ул шаяртты гына: «Әгәр үлсәм, беренче булып белерсең. Начар хәбәр тиз килә». Нәтиҗәдә, аның үлеме турында соңгылардан булып белдем», – дип, «Челнинские известия» белән уртаклаша һәлак булган ир-егетнең хатыны Елена Тришкина.
Чаллы егете Николай Тришкин узган елның 7 октябрендә һәлак булган. Ул Херсон янында артиллерия утына эләгә, авыр яралана һәм госпитальгә алып барганда гомере өзелә.
Фаҗига булган көннәрдән инде 10 ай узган, әмма вакыт якыннарының яраларын дәваламый. Тришкиннар гаиләсендә 3 бала: өлкән кызларына – 22 яшь, улларына – 17 һәм 13.
«Кече улыбыз классы белән бергә Мәңгелек ут янына барган иде, Хәтер диварында әтисенең исемен тапкач, елап җибәргән», – дип сөйли Елена.
Чечняда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан
Быел Николай Тришкинга 48 яшь тулган булыр иде. Ул үзе күп балалы гаиләдә үскән. Үз гаиләсеннән тыш, аның әнисе, сеңлесе һәм энесе калган. Гаиләләре һәрвакыт тату булган. Сеңлесе Татьяна Коляның балачакта «сугышлы» уйнарга яратуын, максатчан булып үсүен искә төшерә. Олырак яшьтә тарих белән мавыга, күп укый. Соңрак, хәрби командировкаларга барганда, үзе белән китаплар ала торган була.
Николай Чаллының 23нче мәктәбендә укый, һәрвакыт яхшы исәптә була. Укытучылар аны кызыксынучан, ачык күңелле егет буларак искә ала. Аны яшьтәшләре генә түгел, педагоглар да яраткан. Компания җанлы кеше булган. Узган елның октябреннән мәктәп бинасы фасадына аның истәлегенә мемориаль такта эленгән…
Мәктәпне тәмамлагач, Николай армиягә китә. Идел буе хәрби округының Самара гарнизоны хәрби комендатурасында хезмәт итә. 1995 елда Чечня территориясендә сак батальонының җыелма ротасы составында хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Контузия ала. Кече сержант дәрәҗәсендә демобилизацияләнә. Николай өчен тормышындагы бу эпизод аеруча мөһим була: махсус хәрби операциядә чакта ул, тәре белән бергә, күкрәгендә Донбасс һәм Чечня медальоннарын йөрткән.
Хәрби командировкалар арасында Николай үзенең булачак хатынын очрата. Алар сеңлесенең туган көнендә таныша. «Бергә биедек, бер-беребезне ошаттык», — дип искә ала Елена. 1998 елда гашыйклар туй үткәрә. Ул вакытта Николай — милиция бүлегендә, Елена мәктәптә эшли.
Дөнья икегә бүленгән
2014 елдан Николай Тришкинның Донбасска хәрби командировкалары башлана. Луганскида ул Луганск Халык Республикасы Эчке эшләр министрлыгы СОБР командирының тылны тәэмин итү буенча урынбасары булып эшли. Күпсанлы медальләр, күкрәк билгеләре, Император Николай II юбилей ордены билгесе белән бүләкләнә.
Шулай ук, Тришкин Татарстанда Донбасс «доброволец»лары берлегенә беренче булып керүчеләрнең берсе була.
Махсус операция башланыр алдыннан, Николай Тришкин Саклану министрлыгы белән контракт төзи. Аннары «Алга» батальонына күчә. Бик сирәк шалтырата, үзе турында җентекләп сөйләми – «исән-сау» һәм бетте.
Фотолар сала, әмма социаль челтәрләргә чыгарырга рөхсәт бирми. Гаиләсен дошман эзәрлекли башлар дип курка. Николай Тришкин – Украинаның «Миротворец» сайты базасына эләккән чаллылыларның берсе.
Елена сүзләренчә, ире аңа дөньясы икегә бүленгәнен әйтә. Чаллыда тормыш тыныч кына ага – кешеләр кафеда утыра, кинога йөри, хезмәт хакыннан зарлана, ә Донбасста шул вакытта бомбага тоталар, җимереклек хөкем сөрә.
«Абый Чаллыдан киткәндә үзе белән һәрвакыт конфет-печенье, тәм-том салынган сумкалар ала иде. Балаларны сөендерергә теләвен әйтә иде. Ул шундый иде инде, чит кеше хәсрәтенә битараф кала алмады», — дип искә ала сеңлесе.
Яралы хәрбине энесе белән коткарган
Донбасска Николай янына энесе Вячеслав та килеп кушыла. Ул 2 тапкыр махсус хәрби операция зонасында булган. Яралана, хәзер госпитальдә дәвалана. Бертуган Тришкиннар турында полкташлары бары тик яхшы сүзләр генә сөйли.
«Николай һәм Слава яралылар яныннан узып китүчеләрдән түгел иде, – дип сөйләде хәрбиләр. – Алар белән сөйләшкәндә «Ут астыннан алып чыкты», «Бертуганнар мине безнең позициягә кадәр носилкада алып чыкты», «Ташламадылар», – дигән сүзләр генә ишеттем. Аларга күпме хезмәттәшләре рәхмәтле», – дип сөйли сеңлесе.
Николай якыннарына башка күзәтүләрен дә сөйләгән: авылларны, складлар, кеше күпләп җыелган урыннар, хәрби позицияләрне бик нык утка тотканнар. Дошман артиллериясенә мотоциклда тирә-якны әйләнеп йөргән 16 яшьлек егет һәм кыз юнәлеш күрсәтүе ачыклана. Мотоцикллары кайда тырылдаса, ут та шунда төшә икәнен аңлап ала безнекеләр.
«Тоткач, үзләренең «наводчик» булуларын таныдылар», — дип ире сөйләгәннәрне искә төшерә Елена.
Батырлык ордены
Быелның 9 маенда Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Чаллы каһарманнарының якыннарына Батырлык ордены тапшырган.
Башка геройлар белән бергә, Россия Президенты Владимир Путин Указы белән, Николай Тришкин да хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен бүләккә лаек булган.
Җиңү көнендә батырлар истәлеген мәйдан басып алкышлаган.