Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яралы атлар өйгә юлны оныта: ат көтүен мылтыктан атканнар

200 баштан торган көтүдәге җиде ат үлгән. Яралы атлар яшеренеп, авыртудан интегеп ятарга мөмкин.

news_top_970_100
Яралы атлар өйгә юлны оныта: ат көтүен мылтыктан атканнар

Башкортстанның Нуриман районында фермер Рифкать Хәлиловның 200 баштан торган ат көтүенә мылтыктан атканнар. Бу турыда «Башкортстан» телевидениесы хәбәр итте.

Әле барысы ничә ат үлгәне билгеле түгел. Хайваннар куркып, кыр буйлап чабышкан. Яралы атлар өйгә юлны оныталар икән. Хәзер яралы хайваннар еракка яшеренеп, авыртудан интегеп ятарга мөмкин. 

Хуҗа кеше һәм аның улы атларны тәүлек әйләнәсендә эзли. Аларга күршеләре ярдәм итә. Инде җиде атның мәетен тапканнар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Бу эшне полиция тикшерә башлаган инде. Фермер миллион сумлык зыян килүе турында әйткән. Атларга атучыга ике елга кадәр төрмәгә утыру яный. Әлегә җинаятьчеләр табылмаган. Эчке эшләр министрлыгы җинаять эше ачкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100