Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яралар да бер төзәлер (Зөләйха Солтанова)

news_top_970_100

Рушания эшен төгәлләп кайтырга җыенганда, балалар бакчасыннан шалтыраттылар.

«Рушания, сез Шамилне кайчан килеп аласыз? Инде сигезенче ярты бит!» – диде тәрбияче, ачулы тавыш белән.

«Ничек инде? Әтисе алып китмәдемени аны?» – диде Рушания, аптырап.

«Юк. Без инде бер сәгать сезнең улыгыз белән площадкада утырабыз. Аңлыйм инде, сез эшлисез, әмма мин дә эшлим бит... Иртәнге сигезенче яртыдан бирле көн буе балалар белән...» – диде тәрбияче.

«Гафу итегез, мин хәзер килеп җитәм», – диде Рушания.

Җыенган арада гына компьютерын сүндерде, кабинетын бикләде дә баскычтан төшеп йөгерде. Иренең номерын җыйды.

«Илнур, син нишләп Шамилне бакчадан алмадың? – диде ире трубканы алу белән. – Бүген Шамилне алырга сораган идем бит. Эштә бу отчет белән баш та күтәрмәле түгел, беләсең бит инде...»

«Рушания, минем вакытым юк, өйдә сөйләшербез», – диде Илнур.

Һәм телефонын сүндереп куйды...

Рушаниянең җен ачуы чыкты – вакыты юк икән! Иртән үзе «Шамилне алам» дип вәгъдә итте, ә хәзер сөйләшергә дә теләми...

Илнур белән Рушания мәктәп елларыннан бирле таныш, 8 ел элек өйләнештеләр, уллары Шамилгә 5 яшь. Гап-гади гаилә. Шәһәр читендә 2 бүлмәле фатирда яшиләр, Рушания бер оешмада хисапчы, Илнур автомастерскойда эшли. Артык бай яшәмәсәләр дә, булганы җитеп барды. Дус-тату яшәделәр, әмма һәр гаиләдәге кебек савыт-саба шалтырамый тормады инде. Менә бу юлы да кичен Рушания белән Илнур бераз сүзгә килеп алды.

«Илнур, тәрбияче янында уңайсыз бит инде. Син бит «Шамилне алам» дигән идең, – диде Рушания, бусагада ире күренү белән. – Ичмасам, алдан кисәтсәң була бит».

«Беләсеңме нәрсә, мин акча эшләп йөрим. Зур заказ килеп чыкты, мин бөтен эшне ташлап садикка чабарга тиеш идеммени? Үзең бит әле күптән түгел генә «җәй көне диңгезгә барасы килә» дип еладың», – диде Илнур.

«Шалтыратып була иде бит, Илнур!» – диде Рушания.

«Оныттым!» – диде Илнур, ачулы гына.

Илнур, җенләнеп, ботинкаларын салып почмакка ыргытты һәм, кухняга кереп, үзенә чәй ясап алды.

«Ирең кайтуга бәрәңге булса да кызыдырып куяр идең, ичмасам» – дип мырлады Илнур.

«Мин дә эшлим, яме! Мин дә көне буе бот күтәреп өйдә ятмыйм. Акча эшли, имеш... Ә мин нәрсә, уйнап йөримме?» – диде Рушания, иренә каршы.

«Өч тиенлек зарплатаңны әйтер идем инде, адәм көлкесе!» – диде Илнур, ипи белән колбаса чәйни-чәйни.

«Ой, син миллионнар эшлисең инде! Әйдә, колбаса ашап торма, ашны җылытам хәзер», – диде Рушания, алъяпкычын бәйли-бәйли.

«Кичәге аш бит ул!» – диде Илнур, канәгатьсез генә.

«Алай тәмлерәк тә әле!» – диде Рушания, ачуы килеп.

«Тәмле булса, үзең аша!» – дип, Илнур кухнядан чыгып китте.

Илнур улының бүлмәсенә керде. Шамил рәсем ясап утыра иде. Илнур улын кочаклады, баш артыннан үбеп алды.

«Нәрсә, улым, әниең соң алдымы бүген бакчадан?» – дип сорады.

«Әйе-е-е, – дип авыр сулап куйды малай, – тәрбияче апа ачуланды».

«Охо-о, тәрбиячегез усал икән!» – диде Илнур.

«Әйе...»

Рушания аларның сөйләшкәнен ишетеп торды. Иренә кычкырып җибәрәсе килде. Улын аңа каршы котырта бит, имеш, һаман әнисе гаепле...

Әмма телен тыеп калды Рушания. Моннан барысына да начар гына булачак. Тиз-тиз генә салатка әйберләр турады, бәрәңге кыздырды, һәм бер сәгатьтән гаилә табынга җыелды. Ә теге әйткәләшүнең эзе дә калмаган иде – Илнур белән Рушания ничек тиз кызып китсәләр, шулай тиз сүрелделәр дә.

«Әнисе, кара әле, улым белән икебезне ял итәргә җибәрмәссең микән?» – дип сорады Илнур, көтмәгәндә.

«Кая җыендыгыз әле?» – дип аптырады Рушания.

«Елгага балыкка бармакчы идек... – диде Илнур, улына күз кысып. – Зу-у-ур балык тотып кайтабыз, Алла боерса! Әйеме, улым?»

«Ура! Ура! Балыкка барабыз!» – дип сөенде малай.

«Туктагыз әле, – дип йөзен чытты Рушания. – Бик үк яхшы идея түгел бугай. Илнур, әле май ае гына, су салкын. Шамил салкын тидерсә? Куркыныч бит бигрәк...»

«И әнисе, нәрсәсе куркыныч булсын соң? Без бит суга кермибез, яр буенда гына утырабыз, кармак салабыз. Нишләп Шамилгә салкын тисен инде. Көннәр җылытты бит. Малай кешедән иркә кыз ясарга кирәкми инде. Ул – ир кеше!» – дип куйды Илнур.

«Ул бит әле кечкенә...» – диде Рушания нәрсә әйтергә белмичә.

Шамил әнисенең үзен балыкка җибәрмәячәген аңлап булса кирәк, борынын тартып, мышкылдап куйды. Рушания улын кочаклап алды, юата башлады, иренә гаепле караш ташлады – менә нигә дип башлады ул бу сөйләшүне? Тукта, ә бәлки, Илнур хаклыдыр? Нәрсәсе куркыныч булсын соң? Шамил әзрәк табигатьтә саф һава сулап кайтыр. Үзе дә ял көне берүзе генә калып өй эшләрен иркенләп эшләр – күптән өенең астын-өскә китереп, һәр почмагын юып җыештырганы юк иде.

«Ярар! – дип биреште Рушания. – Әмма «суга кермибез» дип сүз бирегез!»

«Так точно!» – дип ант иткәндәй әйтте Илнур. Ә Шамил шатлыгыннан көлә-көлә, рәхәтләнеп сикергәли башлады.

Шулай итеп гаиләгә татулык килде...

Ә шимбә иртән Рушания егетләрен озатырга дип подъездга чыкты һәм машинага карап катып калды – машина түбәсенә кабартылган көймә куелган иде.

«Ә көймә нәрсәгә? – дип сорады ул иреннән, – син бит, яр буенда кармак кына салып утырабыз, дидең?»

«Кирәге чыга калса, дип кенә, дөнья хәлен белеп булмый бит, әнисе. Суга кермибез, дип әйттем бит инде, Рушания, борчылма, яме», – дип елмайды Илнур.

Рушаниянең йөрәге кысылып куйды, әйтерсең нәрсәдер сизенде, әмма ире белән кабат ачуланышасы килмәде, шуңа күрә ризалашты. Илнур – җитди кеше, вәгъдә иткән икән, сүзендә тора. Улын ике як битеннән үбеп озатты. Үзләренең иске генә зәңгәр машиналары күрше йорт яныннан борылып күздән югалганчы карап торды Рушания.

Рушания көне буе өй җыештырды, тәрәзә пәрдәләрен, челтәрне юды. Кирәк-ярак әйбер саклана торган караңгы бүлмәне дә җыештырып алырга булды, күптән кулы җитми йөрде, юкса шайтан үзе аягын сындырырлык тәртипсезлек иде монда.

Вакыт-вакыт иренә шалтыратып алды, улы белән сөйләште. Шамил бик шат иде.

«Әни, мин алтын балык тоттым!» – дип кычкырды трубкадан.

«Ай, маладис, улым! Зурмы соң?» – дип елмайды Рушания дә.

«Юк, әни, кечтеки генә иде. Мин аны кире суга җибәрдем, кызгандым балыкны...» – диде Шамил.

«Дөрес эшләгәнсең, улым. Яшәсен!» – дип җөпләде әнисе улын.

Кич, өен җыештырып бетергәч, Рушания борчылып сәгатькә карады. Инде сигезенче ярты. Тиз-тиз генә духовкага тавык белән бәрәңге куеп җибәрергә кирәк, алайса ярты сәгать тә узмас, балыкчылары ачыгып кайтып керер...

Ризыкны әзерләп, духовкага куйды, кабат иренә шалтыратты. Әмма Илнурның телефоны сүнгән иде.

«Сәер, – дип уйлады Рушания, – су буенда телефон әйбәт тота иде бит».

Бәлки, алар юлдадыр инде?

Әмма ярты сәгатьтән соң да телефоны кушылмады Илнурның. Рушаниянең эче поша башлады. Соңыннан ул иренә бертуктаусыз шалтырата башлады – әмма телефонда тынлык. Рушания полиция номерын җыйды.

«Ут каптымы әллә, ханым, – диде дежур хезмәткәр, Рушанияне тыңлагач. – Алар шәһәр читендә бит, анда элемтә өзек-өзек тота. Барысы да нормально. Исәндер балыкчыларыгыз, – диде исни-исни.

«Миңа нәрсәдер булган кебек, алар инде бер сәгать элек үк өйдә булырга тиеш иде. Аңлагыз инде, анда 5 яшьлек бала бар, ә алар су буенда...» – дип борчылды Рушания.

«Ирегез эчәме?» – дип сорады полицейский.

«Юк», – диде Рушания.

«Шулай булгач, нигә борчыласыз? Әти кеше улына күз-колак була алмас, дисезмени соң?»

«Ә бер-бер хәл булса?» – диде Рушания, бирешергә теләмичә.

«МЧСка шалтыратыгыз», – диде дә трубканы куйды дежур.

МЧСта бу мәгълүматны шундук кабул иттеләр, координаталарны язып алдылар һәм шул урынга чыгып китүләрен әйттеләр. Рушания «барысы да яхшы булсын» дип дога кыла башлады...

Озакламый аңа шалтыраттылар. Арыган һәм карлыккан тавышлы ир-ат Рушаниягә су буенда беркемнең дә булмавын, ә елгада әйләнеп капланган көймә табылуын әйтте. Кешеләр булмаган...

Рушания шундук өеннән чыгып йөгерде, шактый акча түләп, шәхси таксист яллады да елга буена китте.

Ул килеп җиткәндә, яр буенда водолазлар, МЧС һәм полиция хезмәткәрләре фонариклар яктыртып эшли иде. Инде эңгер иңеп килә, ә судан салкын һава бөркелә...

Әллә салкыннан күшегеп, әллә бу хәлләрнең куркыныч булуыннан Рушания калтыранып куйды.

«Нәрсә? Нәрсә бар?» – дип сорады ул яныннан узган һәркемнең кулларына ябышып.

«Әлегә берни дә юк, – диде күзләрен аска төбәп олы гына яшьтәге МЧСник. – Менә алар тукталган урынны таптык. Учак, әйберләре... Карагыз, таныйсызмы?»

Рушания күз төшерүгә яшьләре атылып чыкты – ир-атның кулында Шамилнең йомшак куяны иде, улы аны бервакытта да үзеннән калдырмады. Һәм иренең рюкзагы...

Һәм шунда водолаз нәрсәдер кычкырып җибәрде... Судан нәрсәдер тапкан.

Барысы да ярга ташланды. Рушания фонарь яктысында иренең кепкасын һәм улының аяк киемен күрде...

Ул аңын югалтып егылды. Табиблар аны аңына китергәнче, водолазлар эшләрен иртәнгә кадәр туктатып торырга булды. Рушания моны белгәч, үз-үзен белешмичә кычкыра башлады:

«Юк, юк! Бәлки аларны коткарып буладыр әле!»

Әмма барысы да күз карашларын гына яшерде. Әллә ничә сәгать элек суга баткан кешене ничек коткарып булсын? Рушанияне көчләп диярлек су буеннан алып кайтып киттеләр. Ул фатирына кайтып кергәч, диванга ауды да, иртәнгә кадәр шулай ятты, ә соңыннан кабат елга буена китте...

Водолазлар су төбенең һәм сантиметрын җентекләп тикшерде. Әмма файдасыз...

«Урыны шундый начар инде аның, – дип аңлатты Рушаниягә МЧС хезмәткәре. – Агым көчле. Нигә суга керделәр икән соң?»

«Ул бит яр буенда гына балык тотарга сүз бирде, – дип бәргәләнде Рушания. – Нигә, нигә?»

Аның бу соравына беркем дә җавап бирә алмады.

Илнур белән Шамилнең гәүдәләрен тагын берничә көн эзләделәр, әмма таба алмадылар. Аларның батып үлүе беркемдә дә шик уятмады. Агымның көчле булуы, су төбенең чокыр-чакырлы булуы да эзләүләрне катлауландырды.

Озакламый, Рушаниягә гәүдәләрне табуга ихтималы аз булуын әйттеләр. Күрәсең, аларны агым белән елга буйлап еракка алып киткән иде. Табуын табарлар, әмма бу – вакыт эше.

Ләкин Рушания ышанмады. Аның әле өмете сүнмәгән иде: яр буенда иренең машинасын тапмадылар бит. Ләкин берничә көн узгач, Рушаниягә полициядән шалтыраттылар. Илнурның машинасын бер СТОда тапканнар – ниндидер караклар машинаны елга буеннан алып киткән һәм сүтәргә тапшырган...

Рушания өчен дөнья беткәндәй булды. Әле кичә генә ул бәхетле әни, яраткан хатын иде бит. Әйе, яраткан хатын! Илнур белән сүзгә килеп алсалар да, бер-берсеннән башка яши алмадылар. Ә хәзер – бушлык...

Рушания улының бүлмәсенә керә алмады, барысы да сабыен хәтерләтә. Шкафны ачып җибәрсә дә, күзе Шамиленең әйберләренә төшә. Җаны сыкрый Рушаниянең...

Рушания яралы җәнлек кебек илерде. Күз яшьләре мәңге бетмәс, кипмәс кебек булды...

Рушаниянең әнисе Фәймә апа да киявен һәм бердәнбер оныгын югалту хәсрәтен авыр кичерде, әмма бирешмәскә тырышты. Чөнки кызына ярдәм итәргә кирәк, шуңа күрә ул вакытлыча булса да Рушания янына күченде. Шушы авыр мизгелләрдә әни белән кыз бергә булды. Илнурның туганнары юк иде – әти-әнисе берничә ел элек вафат булды.

«Әни, мин гаепле бит, – диде берсендә Рушания. – Әгәр нык торган булсам, ул көнне аларны су буенча җибәрмәгән булсам, алар исән булыр иде».

«Кызым, үзеңне газаплама... – диде Фәймә апа. – Син бернигә дә гаепле түгел. Ә менә кияү... Никләр генә суга керде икән соң ул?»

«Ул гел үзенчә эшләде шул. Мин – тиле! Аңа Шамилне ышанып чыгарып җибәргән өчен тиле! – диде Рушания ярсып елый-елый. – Алга таба ничек яшәргә соң, әни?»

«Йә, йә, кызым... Вакыт дәвалый ул, яралар да бер төзәлер. Сабыр бул, балам. Сабыр итеп кенә җиңеп була бу хәсрәтне», – дип юатты әнисе.

Фәймә апа кызының чәчләреннән сыйпап юатты. Нәкъ балачагындагы кебек! Әйе, бу газап бер җиңеләергә тиеш. Юк, ул онытылмас, әмма каядыр тирәнрәк кереп яшеренер, шулай да аннан җиңелрәк булыр...

Ярты ел узды, аннан бер ел...

Илнур белән Шамилне тапмадылар, «һәлак булганнар» дип таныдылар. Бу гомер эчендә Рушания ярты картайды –юк, тыштан картаймады ул, ә җаны катты, бәгыре ташка әйләнде. Ул башка елмаймады, барысын да автомат рәвештә генә робот кебек эшләде. Өй – эш, эш – өй...

Улының фотосына караган саен, яраланган ана бүре кебек улады. Әнисен дә үзенә кайтарып җибәрде.

Әмма Фәймә апа кызы өчен бик кайгырды, шуңа күрә Рушаниянең иң якын дусты Розадан ешрак аның янына барып йөрүен, Рушанияне кеше арасына алып чыгуын сорады. Роза моны үзе дә яхшы аңлый инде, шуңа күрә кичләрен дә, яла көннәрендә дә дусты янына килеп йөрде.

Берсендә җәй көне Роза Рушаниягә диңгез буена барып ял итеп, онытылып кайтырга тәкъдим итте.

«Беркая да бармыйм. Барасым да килми, акчам да юк!» – диде Рушания, уйлап та тормыйча.

«Рушания, акча – проблема түгел, – диде Роза, күзен дә йоммыйча. – Минем нинди бай ир-ат белән очрашканны беләсең бит инде... Ул бөтен дөньясын минем аяк астыма җәеп салырга әзер».

«Бигрәк әйбәт икән. Алайса, шуның белән бар!» – диде Рушания.

«Ә минем синең белән барасы килә!» – диде Роза.

«Роза, нәрсәгә кирәк бу сиңа, ә? Минем нинди хәлдә икәнне беләсең бит инде. Минем яшисем килми, ә син «диңгез», «җылы як» дисең...» – диде Рушания, үпкәләп.

«Рушания, миндә инде 2 путевка бар. Ринат алды, ә аңа ашыгыч командировкага китәргә кирәк. Путевкалар әрәм була бит, аңлыйсыңмы? Әйдә, барыйк инде?» – диде Роза, Рушанияне тыңлап та тормыйча.

Әлбәттә, Роза хәйләләде. Ул Ринаттан Сочига 2 путевка алуын үзе сорады, нәрсәгә икәнен дә аңлатты. Ринат – кеше хәлен аңлый торган, мәрхәмәтле һәм юмарт ир-ат иде, ул сөйгәненең дусты өчен ихлас борчылды. Менә шуңа 2 путевка сатып алды да...

Рушания озак карышып маташты, аннан аңлады: Роза аны тынычлыкта калдырмаячак, шуңа күрә диңгезгә барып кайтырга булды. Путевканы әрәм итеп булмый бит инде...

Башта самолетта очтылар, аннан бераз поездда бардылар...

Бер станциядә Рушания, саф һава суларга теләп, тышка чыкты. Поезд ярты сәгать чамасы туктап тора, шуңа күрә ашыкмыйча гына перронда йөрергә, Розаның бертуктаусыз сөйләвеннән колакны ял иттерергә була иде. Юк, Роза – яхшы хатын, Рушаниягә аларның дуслыгы кадерле. Әмма дусты вакыт-вакыт туйдыра иде. Өстәвенә, юл да талчыктыра.

Рушания перронда әрле-бирле йөренде, кунакханәгә килеп җиткәч, караватка сузылып ятачагын һәм рәхәтләнеп йоклаячагын күз алдына китерде...

Ул бөтен ялын кунакханә номерына уздырырга җыена иде. Әнә Роза су коенсын, кызынсын. Ә Рушания башкача суга карый да алмый. Аңа кояш һәм җылы булса – җитә. Яки шәһәр карап йөрер.

Рушания сискәнеп китте – электровоз сызгыртып алды, күршедәге юлга пассажир составы килеп туктаган икән. Рушания як-ягына каранып алды, ул үз вагоныннан хәйран ерак киткән икән – кире борылырга вакыт, алайса, поездга да өлгерми калуы бар. Рушания, ашыгып, кирегә таба атлый башлады. Һәм кинәт ул әле генә килеп туктаган поезд тәрәзәсендә бер баланы күрде...

Малай борыны белән тәрәзәгә терәлгән дә, вокзалны, перронны, ашыгып-ашыгып барган пассажирларны күзәтә. Беренче мизгелләрдә Рушания үзен акылдан шаша дип уйлады! Тәрәзәдән карап торган малай – Шамил иде! Рушания кычкырып җибәрде дә вагонга чапты...

Бала каядыр читкә карап тора һәм шунда ул башын борды – аларның күз карашлары очрашты! Гаҗәпләнүдән малайның кашлары өскә күтәрелде, иреннәре калтыранды.

«Шамил!!! – дип бар көченә кычкырды Рушания. – Улым! Исән! Исән!»

Алга таба нәрсә булганы Рушания тонык кына хәтерли. Ул үзен вагонга кертергә теләмәгән проводницаны этеп кенә җибәрде, ишек катында чәйле стакан тотып торган пассажирны чүттән генә этеп екмый калды...

Һәм менә ул монда. Аңа, аптырап, улы карап тора. Әйе, бу – Шамил!

«Улым! – дип пышылдады Рушания, – кил миңа!» Рушания улына кулларын сузды.

Югалып калган малай тәрәзә янында утыра, ә Рушаниянең тез буыннарын калтыранды һәм ул астагы йокы киштәсенә ауды.

«Әкренрәк!» – дигән йокылы-уяулы тавыш ишетелде. Аскы киштәдә, башыннан ук ак җәймә ябынып, бер ир-ат йоклап ята иде.

Бу ир җәймәне ачып җибәрде, һәм Рушания тораташтай катып калды – аңа исән-сау Илнур карап тора! Ул да гаҗәпләнеп калды.

«Син, – диде ул, ниһаять, – нишлисең монда?»

«Мин нишлимме? – дип кычкырып җибәрде Рушания. – Илнур, мин сезне 1 ел буе үлгән дип йөрдем. Ә син... Нәрсә соң бу?»

Шулчак алар янына, поезд җитәкчесен һәм полиция хезмәткәрен ияртеп, проводница йөгереп килеп җитте. Исәбе – бу шикле хатынны кулга алу.

«Әйе, әйе, бу хатын – хулиган, – диде кинәт кенә Илнур. – Улым белән миннән аңа ни кирәктер, белмим».

«Бу – минем улым», – дип кабатлады Рушания.

«Әйе шул, – дип көлемсерәде Илнур, – шикләнәм. Синең фамилияң ничек?»

«Гыйләҗева, синеке кебек үк», – диде Рушания.

«Бу – ниндидер тиле хатын, әллә психушкадан качкан шунда. Мин бу кешене белмим!» – диде Илнур һәм поезд җитәкчесенә документларын сузды.

«Сафин, – дип укыды җитәкче һәм Рушаниягә карады. – Гражданка, әйдәгез, безнең белән!»

Һәм бу хәлләрне сүзсез генә шаккатып күзәтеп торган Шамил телгә килде һәм Рушаниягә карап кычкырып җибәрде:

«Әни! Әнием! Син исән икән бит! Әти сине «үлде» диде...»

Рушания каян гына көч алгандыр. Ул поезд җитәкчесен – өрлек кадәр гәүдәле ир-атны этеп җибәрде һәм улына ташланды. Аны кулларына алды, кысып кочаклады, Шамил дә әнисенең муенына сарылды. Рушания сабыеның битләрен, күзләрен, чәчләрен үпте дә үпте...

Аның улы! Аның Шамиле!

«Бу – минем әни! – дип кычкырды Шамил һәм елап җибәрде. – Мин аны берегезгә дә бирмим, беркая да җибәрмим!»

Полиция һәм поезд хезмәткәрләре бер-берсенә карашып алды... Нәрсәдер дөрес түгел монда. Бу хатын да психик авыруга охшамаган...

Соңыннан тикшерү башланды. Рушанияне, Илнурны һәм Шамилне полиция участогына алып килделәр. Илнур поезддан төшеп калуына дулады. Әмма хокук сакчылары ике якны да тыңларга тиеш иде. Тикшерүдә Илнурның паспорты һәм Шамилнең туу турында таныклыгы ялган булуы ачыкланды.

«Моны ничек аңлатасың?» – дип сорады Рушания, тавышы калтыранып. Ул әле улын күтәреп тора, Шамил дә әнисенең кулыннан төшәргә теләми.

Шушы 1 ел эчендә улы үсеп китсә дә, Рушания аның авырлыгын бөтенләй диярлек сизмәде. Улыкае бит! Исән! Илнур, башын иеп, полиция бүлмәсендә утыра. Каршы килеп торуның файдасыз икәнен аңлап, барысын да үзе сөйләп бирде.

Югалуларына берничә ай кала, Илнур Рита исемле бер бик бай хатын белән танышкан булган. Эшләре буенча Илнурлар яшәгән шәһәргә килгән, ә үзе көньякта яши икән. Илнурдан 10 яшькә өлкәнрәк. Бу хатын Илнурны бик ошаткан. Илнурның да күзе төшкән. Дөресрәге – аның финанс хәленә күзе төшкән. Шулай итеп гыйшык уены башланган. Рита Илнурның хатыныннан аерылып китүен таләп иткән, аны бай, бер борчусыз тормышта яшәтергә вәгъдә иткән. Илнурга хатыны белән араны өзү авыр түгел, ә менә улы белән нишләргә соң? Шамилне Рушаниягә калдырасы килми аның, аерылышкан очракта, улын әнисе белән калдырачакларын белә бит ул. Рита да балага каршы булмый, өстәвенә, үзенең дә балалары юк. Бу «суга бату» уенын Рита тәкъдим иткән дә инде. Имеш, балыкка баргач, бәхетсезлек очрагы килеп чыга...

Ә теге вакытта Илнур белән Шамил елга буенда бераз утыра, балык тота, соңыннан термостагы чәйне эчәләр. Шамил йоклап китә, чөнки Илнур чәйгә җиңелчә генә йокы даруы салган була. Рита килә. Икәүләп, яр буенда кайбер әйберләрен чәчеп-таратып чыга, Илнур көймәне суга кертеп җибәрә дә, шундук әйләндереп каплый. Соңыннан елга буеннан китәләр. Ә Рита танышларына шалтырата, машинаны тавыш-тынсыз гына урлап алып китүне һәм сүтеп тимергә тапшыруны оештыра. Ә Илнурның һәм Шамилнең ялган документлары инде күптән әзер була. Шушы бер елны алар патша сарае кебек йортта яшиләр, Илнур байлыкта коена. Ә Шамилгә әнисе үлгән һәм аларга тиз арада башка шәһәргә китәргә кирәк булганын әйтә.

Шамил елга якын үз-үзен белештерми, гел елый. Ә Ритага бу бичара баланың әллә ни кирәге булмый. Әмма Шамил аңа комачауламый да. Илнур җылы якта яшәсә дә, улы белән курортка барып кайтырга уйлый. Һәм шул мизгелдә Рушаниянең дә шул ук перронда, аларның вагоны янәшәсендә булуы кирәк бит...

Әйтерсең, аны ниндидер күзгә күренмәс көчләр шул вакытта перронга чыгарган...

Илнурны кулга алдылар. Ә Рушания белән Шамилне кәгазь мәшәкатеннән соң җибәрделәр. Малайны балалар йортына җибәрергә теләгәннәр иде. Әмма Рушания шул мизгелдә дусты Розаны һәм аның бай дустын искә төшерде.

«Рушания! – дип кычкырып җибәрде Роза дустының тавышын ишетүгә, – син кайда? Миңа поезддан төшеп калырга туры килде, мин инде 3 сәгать буе вокзалда әрле-бирле йөрим, полициягә мөрәҗәгать иттем. Ә син җир йоткандай юкка чыктың. Ял иттек дип атала инде бу...»

«Роза, мин аларны таптым», – дип пышылдады Рушания.

«Кемне?» – диде Роза, аптырап.

«Илнур белән Шамилне. Алар исән!» – диде Рушания һәм дустына кыскача гына барын да сөйләп бирде.

«Менә кабәхәт, ә! – дип ах итте Роза. – Болай эшләгәне өчен үтерсәң дә аз бу җирбитне!»

«Ярар, яшәсен! Хәзер, бу хәлләрне тикшергәндә, улымны гына миннән тартып алмасыннар...» – диде Рушания, еларга җитешеп.

«Аңладым», – диде Роза. Һәм шундук Ринатка шалтыратты. Бәхеткә, аның югарыда таныш-белешләре җитәрлек иде.

Рушания станциядән үк улы белән бергә китте. Һәм җан дусты Роза белән. Әмма диңгезгә түгел, алар өйләренә кайтып китте.

Телефоннан сөйләгәннәрне тыңлап торгач, Фәймә апаның аздан гына йөрәге ярылмады. Башта «кызым тәмам акылыннан шашкан икән» дип уйлады – диңгезгә бару файдага булмаган икән. Әмма трубкада оныгының тавышын ишеткәч, чүт аңын җуймады. Ә соңыннан елады да елады. Шатлыгыннан, бәхетеннән елады. Барысы да исән икән бит! Әйе, кияве чын кабәхәт булып чыкты, һәм ул үз җәзасын алыр, барысы өчен дә җавап бирер. Бу дөньяда булмаса, теге дөньяга киткәч, Аллаһ каршында җавап тотар. Иң мөһиме – хәзер Шамил алар белән!

Илнурны хөкем иттеләр. Дөрес, ул шартлы срок алды, монысы өчен Рита мәшәкатьләнде, үзе дә судан коры чыкты. Алар шулай икесе бергә көньякта яшәп ята. Ләкин Рушания элекке ире турында уйлап та карамый. Ул башка аның тормышында юк! Ана бары тик улы белән генә мәшгуль.

Шамил кечкенә булгач, әтисе һәм Рита апасы белән булган хәлләрне тиз онытты. Ул инде мәктәпкә укырга керде, укудагы беренче уңышлары белән әнисен, әбисен сөендерә.

Рушания һаман шул ук оешмада хисапчы булып эшли. Роза белән аралашып торалар, ул Ринатка кияүгә чыкты һәм тиздән башкалага күченеп китәргә җыеналар.

«Әйдә, дустым, син дә монда сөрсеп ятма инде. Сине тиз арада башкалада көтәм. Шәхси тормышыңны җайга салырбыз», – дип елмайды Роза, саубуллашканда.

«Миңа беркем дә кирәкми, Роза. Минем Шамилем бар. Аннан вакыт күрсәтер әле», – дип көлде генә Рушания.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100