Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яраланып кайткан хәрби Рифат Зарипов концертына килгән: «Чәчәксез менде дип уйламагыз...»

news_top_970_100
Яраланып кайткан хәрби Рифат Зарипов концертына килгән: «Чәчәксез менде дип уйламагыз...»
Социаль челтәрләр

Рифат Зариповның туган ягы Оренбургта узган концертына махсус операциядән яраланып кайткан дусты Фикрәт килгән. Рифат Зарипов аны: «Оренбург егете, якташыбыз, Салават абый Фәтхетдинов төркемендә бергә эшләгән идек», – дип таныштыра. Халык батыр егетне аягүрә алкышлый. Фикрәтнең сәхнә кешесе булуы, телгә оста икәнлеге дә күренеп тора.

Бик зур рәхмәт барыгызга да! Утырыгыз инде, – ди ул тыйнак кына. – Хөрмәтле тамашачылар, бу чәчәксез менде дип уйламагыз инде. Рифатның «Тип, йөрәгем» дигән җырын ишеткән булсагыз, аның авторы мин идем. Әле һаман акчасын түләгәне юк. Шуңа күрә мин концертларга чәчәксез киләм, брат, – дип көлдерә ул залны.

Фикрәт, яраланганнан соң, үзенә иң беренчеләрдән булып Салават Фәтхетдинов һәм Рифат Зарипов ярдәм кулы сузуын зур рәхмәтләр белән искә ала.

Узган ел шундый хәлгә калгач, Рифат белән Салават абый шалтыраттылар. Рифат: «Соң синең кай җиреңә тиде соң ул снаряд?» – ди. Ә мин ятам, хәлем юк. Шуннан бу миңа мәзәк сөйләргә тотынды. «Теге дөньяга эләккәннәр... – дип башлады сүзен. – Теге дөньяга эләккәннәр, ди, әби белән бабай. Әби әйтә, ди, бабайга: «Кара әле, нинди матур! Оҗмахка эләктек», – дип әйтә, ди. Бабай да карап тора, ди. Матур икән инде, хур кызлары да бар икән. Шуннан соң бабай әбинең башына «шап» иттереп берне биргән. «Ни өчен бирдең?» – ди икән әби. «Синең «сәламәт яшәү рәвеше»ң булмаса, без күптән монда эләгергә тиеш идек инде», – дип әйткән, ди бабай.

Былтыр Оренбургта булган концертның акчасын Рифат миңа госпитальгә җибәрде. 257 мең сум. Зур рәхмәт, дустым, менә мондый кешеләрне халык белергә тиеш», – дип сөйләгән солдат Рифат Зарипов турында. Дуслар ихлас итеп, чын күңелдән кочаклашканнар.

Подписчиклары Рифат Зариповка «изгелекләрең үзеңә меңе белән әйләнеп кайтсын» дип яза һәм Фикрәтнең тизрәк тулысынча сәламәтләнеп бетүен тели.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100