«Яраланма» барлык музыкаль мәйданнарда! Сез көттегез, сорадыгыз, без тизрәк эшләп бетердек! Бу җырга без барлык җаныбызны бирдек, кешене рухи яктан күтәрә ала торган җыр эшләргә тырыштык! Рәхим итеп тыңлагыз!» – дип язган социаль челтәрдәге битендә Рафис Кәлимуллин.
Яңа җырның авторлары – Миләүшә Әфләтунова һәм Илдус Дәүләнов.
Җырны тыңлаучылар ошаткан, иҗаты өчен аңа рәхмәт сүзләре язганнар.
Рафисның артык хисләнеп җырлавын башкача бәяләүче дә табылган: «Энем, синең дә нервылар беткән», – дип язган ул.