Тележурналист Борис Максудов Запорожьеда Токмак шәһәренең 503нче мотоукчылар полкы турында репортаж төшергәндә яраланган. Журналистлар эшләгән урынга кичә көндезге 15.00 сәгатьтә пилотсыз оча торган аппаратлар һөҗүм иткән. Алар ВОГ дигән шартлаткычлар ташлаган.
Максудовның аяк-куллары берничә урында сынган була, тәненә бик күп кыйпылчыклар эләккән. Аны табибларга тапшыралар, операцияләр ясала. Кичә аның тормышына куркыныч янамавы турында хәбәр ителде.
Журналист бүген иртән, аңына килмичә, вафат булган. Аны операцияләрдән соң Кырымның Джанкой шәһәренә алып барулары булган, дип яза SHOT.
Борис Бәхтияр улы Максудов Үзбәкстанда туган һәм анда 15 яшькә кадәр шунда яшәгән. Үзбәкстанның «Даракчи плюс» мәгълүмат порталына биргән интервьюсында ул «мин һәрвакыт үзбәк тамырларым турында сөйлим» дигән булган. Үзбәкстанның туган ягы булуын һәм бу илне бик яратуын әйткән.
Борис Максудов беренче көннәрдән үк махсус хәрби операция зонасында эшләгән, берничә тапкыр Донецкида булган.