Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яраланган хәрбинең хатыны иренең бөтен акчасын алып качкан

news_top_970_100
Яраланган хәрбинең хатыны иренең бөтен акчасын алып качкан
prokazan.ru

Мобилизацияләнгән Иван Хабин куркыныч хәлгә юлыккан. Ир-ат авыр яраланган, ә аның хатыны аерылышырга гариза биргән һәм иренең бөтен түләүләрен алып, баласын алып качып киткән. Бу хакта prokazan.ru сайты яза. 

Мобилизациягә хәтле ир-ат гадәти электромеханик булып эшләгән. Узган елның көзендә ул мобилизациягә эләгә. Үзенең кесә телефонын һәм банк кушымталарына керү мөмкинлеген хатынына биреп калдыра. Ә үзе махсус хәрби операция зонасына гади, кнопкалы телефон алып китә.

2 айдан соң Иван массакүләм атышка эләгә, аягы яралана һәм госпитальгә эләгә.

Махсус хәрби операциядә катнашкан өчен ул 800 мең сум ала һәм, яраланган өчен, аңа тагын 3 миллион сум күчерәләр. Бу акчаларның барысын да хатыны алып качкан. Хәзер Иван инвалид булып, гаиләсез һәм бер тиенсез калган.

«Аның нәрсә эшләгәнен белгәч, минем счетка күчерелгән хезмәт хакының яртысын һәм социаль түләүне тулысынча кайтаруын сорадым, әмма ул баш тартты. Ә 20 мартта ул бала белән бөтенләй юкка чыкты. Мин аларның кайда икәннәрен дә, аларның нинди хәлдә икәнен дә белмим», – дип сөйләгән ир-ат.

Ул Екатеринбургта полициягә мөрәҗәгать иткән, хатынын һәм акчаларын табуда ярдәм сораган. Әмма хокук сакчылары моны «гаилә эше һәм хатыны иренең акчаларын куллана ала» дип җавап биргән һәм судка барырга киңәш биргәннәр.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 7 апрель 2023
    Исемсез
    Оятсыз
  • 7 апрель 2023
    Исемсез
    Оятсыз бичә
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100