Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яраланган хәрби хушлашу сүзләре белән видео яздырган, аннары исән калган

news_top_970_100
Яраланган хәрби хушлашу сүзләре белән видео яздырган, аннары исән калган

Үз теләге белән махсус хәрби операциягә хезмәткә киткән сугышчы яу кырында яраланган, үзенекеләр янына барып җитә алмаячагын аңлаган. Шушы вакытта ул хушлашу видеосы яздырган. Видео телеграм-каналларда чыкты.

Хәрбинең исеме Константин Головин, видеода ул аягындагы сөякләре чәрдәкләнеп бетүен әйтә. Авыртуны баса торган 2 укол ясавын, шуышырга да, нәрсә дә булса эшләргә дә көче калмавын сөйли. Хезмәттәшләренә алар янына барып җитә алмаячагын да әйтеп, соңгы сүзләрен камерага яздырып калдыра.

Шуннан соң, снарядлар шартлау тавышы астында, хәрби Игорь Тальковның «Великая Несчастная Россия» шигырен сөйли. Видео шулай өзелә.

Яу кырында сугышчы шушы юлларны сөйли:

Когда-нибудь, когда устанет зло

Насиловать тебя, едва живую,

И на твое иссохшее чело

Господь слезу уронит дождевую,

Ты выпрямишь свой перебитый стан,

Как прежде, ощутишь себя мессией

И расцветешь на зависть всем врагам,

Несчастная Великая Россия.

Соңрак Константин Головинның исән калуы һәм госпитальдә ятуы билгеле була. Яңа видеоларда ул социаль челтәрләрдә аңа дип яхшы сүзләр язучыларга рәхмәт әйткән, дип яза «Московский комсомолец».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100