news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яраланган хәрби, счетыннан 3 млн сум алган хатынын гаепләп, полициягә мөрәҗәгать иткән

news_top
Яраланган хәрби, счетыннан 3 млн сум алган хатынын гаепләп, полициягә мөрәҗәгать иткән

Красноярскида бер хатын-кыз махсус хәрби операциядә катнашкан һәм яраланган элекке иренең счетыннан 3 млн сум акча алган. Бу хакта «База» Телеграм-каналы яза.

36 яшьлек ир-ат полициягә 13 октябрьдә мөрәҗәгать иткән. Ул җәй көне яралана һәм берникадәр вакыт дәвалануда була – шул вакыт эчендә ир-атның счетына хәрби операциядә катнашкан һәм яраланган өчен акча күчә. Хәрби дәваланып беткәч, депозитын тикшерергә уйлый, тик анда акча калмаган була. Ир-ат фикеренчә, акчаны аның элекке хатыны урлаган: хатынының картасы аның счетына беркетелгән була.

Тикшерүчеләр дә бу ир-ат белән килешә. «База» мәгълүматларына караганда, алар хәрби белән булган хәлне раслаган һәм «аеруча зур суммада акча урлау» буенча җинаять эше ачкан. Әлегә хәрбинең элекке хатынын тоткарлый алмаганнар, аны эзләүгә биргәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар