Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яраланган Ренат, дошман дроннарын алдап, ике атна буе үзенекеләр янына шуышкан

news_top_970_100

Ульяновск өлкәсеннән 30 яшьлек Ренат Умбаровның гомере кыл өстендә кала. Үзенең махсус операциягә ничек эләгүе һәм исән калырга нәрсә ярдәм итүе турында егет ulpravda.ru. сайтына сөйләгән.

«Ватанны сакларга үзем теләп, 2022 елның августында киттем. Ул вакытта Оренбург өлкәсенең Троицк бистәсендә 72нче аерым мотоукчылар бригадасы төзелә башлаган иде. Һәм мин дә Россия Коры җир гаскәрләре бүлегенә хезмәткә җибәрелдем», – дип исенә төшерә «Узбек» кушаматлы хәрби.

Соңгы 2 елда Ренат берничә хәрби операция узган.

«Мәсәлән, 2022 елда безнең бригада Днепрның уң ярындагы сугышларда, Херсонга контрһөҗүмдә катнашты. 2023 елның февралендә без егетләр белән Угледар сугышында, узган елның маенда Бахмут сугышында катнаштык. Безне Запорожье өлкәсенә һәм Луганск халык Республикасына төрле хәрби бурычлар үтәргә җибәрделәр», – дип сөйли сержант Ренат Умбаров.

Әлбәттә, ялларга кайткан чагында көч җыйган. Якыннары һәм туган җире – иң яхшы дәва. Очрашулар сирәк һәм шуңа күрә дә аеруча кадерле була. 2 ел эчендә нибары 1-2 тапкыр гына ял итеп ала ул. Быелның июлендә дә кайта.

«Әти-әни белән күрештем, хатыным, 9 яшьлек кызым һәм 4 яшьлек улым белән аралаштым. Ә 15 июльдән чираттагы хезмәт командировкасына юл тоттым», – дип искә ала «Узбек».

Инде 19 июльдә Умбаров командованиедән чираттагы хәрби бурыч ала.

«Ул вакытта безнең бригада Донецк Халык республикасының Отрадовка авылында иде. Күршедәге Андреевка авылын Украина боевикларыннан һәм ялчыларыннан азат итү операциясе уздырыла иде. Мине һәм тагын 2 хәрбине шул авылга вазгыятьне белешергә һәм, мөмкинлек булса, шунда калырга җибәрделәр», – дип аңлата Ренат.

Хәрбиләр заданиегә 21 июль таңында кузгала.

«Без Андреевка авылы янына барып җиттек, качу өчен блиндаж таптык. Мондагы хәлне өйрәнә башладык. Авылда тыныч халык калмаган иде инде, әмма дистәдән артык боевик барлыгын ачыкладык. Дошманнар 4 блиндажда иде, өнгә оялаган кебек, шунда утырдык. Без 6 көн дәвамында вазгыятьне күзәттек, өйрәндек. 27 июльдә, 22:00 сәгатьтә кире кайтырга уйладык. Кырдан кайтырга булдык, тик 300 метр гына ара узарга өлгердек, безне дошман дроннары тапты. Төрлебез төрле якка чәчелдек, үзебезнекеләргә юл эзли башладык. Әмма ап-ачык кырда дроннардан качу бик авыр», – дип сөйли Ренат.

Шул ук кичтә, 27 июльдә, дроннар һөҗүмендә Ренатның ике хезмәттәше – Руслан һәм Радик һәлак була.

«Мин үзем могҗиза белән генә исән калдым. Дроннар 6 тапкыр граната ыргытты. Беренче снарядлар 2 кулымны да нык кына яралады, соңыннан сул аягым, янбашым, корсагым яраланды... Мөгаен, ул вакытта дошман дроннары мине юкка да чыгарган булыр иде, тик мин үле булып кыландым. Ә алар очып киткәч, якындагы посадкага киттем. Шунда агачлар астында качып яттым, үземә медицина ярдәме күрсәттем», – дип сөйли Ренат.

«Узбек» үзләренекеләр янына бары тик 10 августта гына кайтып җитә.

«Гомерем 2 атна буе кыл өстендә булды. Мин бит дрон һөҗүменнән дә, яраларымнан да, йончудан да үлә ала идем. Беренче 4 көнне посадка буйлап шуыштым, блиндажларда кундым, эсседән әлсерәдем. Соңыннан солдат рюкзагы таптым, ә анда сулы фляжка бар иде. Алдагы көннәрдә җиңелрәк булды, чөнки юлымда тагын берничә рюкзак, су һәм бераз ризык таптым. 2 атна эчендә 2 энергетик батончик, 1 сникерс һәм 3 конфет ашадым», – дип сөйли ул.

«Узбек» иптәшләре янына кайтып җиткәч, аларга шок була. Яраланган, ябыгып беткән ир, мөгаен, ихтыяр көче белән генә исән булгандыр.

«6 көн буе мине ашаткан, эчерткән, көч җыярга ирек биргән егетләргә зур рәхмәтемне әйтәм. Әлеге взвод командиры «Глушакка» аерым рәхмәт. Мин бераз көч туплагач, ул үзе шәхсән мине медицина ротасына алып барды. Ә аның хезмәттәшләре миңа култык таягы ясап бирде», – дип рәхмәт укый Ренат.

Табиблар Ренатны Светлодарскига яралы хәрбиләрне кабул итү пунктына эвакуацияли. Ә 1 тәүлек узгач, «Узбек» инде Луганскидагы җирле хәрби госпитальдә була. Ул хәзер дә шунда тернәкләнү уза.

«Гел ярадан гына торам: 2 кул чугым да, сул җилкәм, касыгым, корсагым, янбашларым яралы», – дип сөйли ул.

«Узбек» 20 килограммга ябыккан. Димәк, аңа көч тә җыярга, авырлык та җыярга туры киләчәк.

«Якыннарыма 19 июльдә, Ульяновскидан махсус операция зонасына килгәч шалтыраткан идем, ә икенче тапкыр Луганскида дәваланганда, 16 августта гына элемтәгә чыга алдым. Минем исән булуыма якыннарым бәхетле», – дип сөйли Ренат Умбаров.

Хәзер герой командование үзен Ульяновскига ялга җибәрер дип өметләнә.

«Сентябрь аенда дәвалануны туган шәһәремдә, якыннарым янында дәвам итәсе килә. Өйдә стеналар да дәвалый бит», – ди ул.

«Узбек» нәкъ шулай булыр дип өметләнә. Көч туплагач, Ватанга хезмәт итүен дәвам итәчәгенә дә ышана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100