Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яраланган ире күзләрен йомып «китмәсен» өчен, йөкле Диләрә аның башын тотып тора»

Казаннан чыгып барганда, Ришат белән Диләрәнең машинасына такси килеп бәрелә.

news_top_970_100
«Яраланган ире күзләрен йомып «китмәсен» өчен, йөкле Диләрә аның башын тотып тора»
https://pixabay.com

Шимбә көнне Диләрә һәм аның ире Ришат шәһәрдән читкә чыгып баралар. Шул чакта аларның машинасына такси килеп бәрелә. Имгәнгән ире күзләрен йомып «китмәсен» өчен, йөкле Диләрә аның башын тотып тора. Диләрәнең карынында 23 атналык баласы була. Республика клиник хастаханәсенең инстаграмдагы сәхифәсендә Ришат белән Диләрәнең исән калу тарихы чыкты.

Бер җиңел машина йөртүчесе бөкедә утырып торырга теләми, ул кырыйдагы уң полосадан барысын да узарга чыга. Шул чакта Ришат һәм аның йөкле хатыны Диләрә утырган машина хәрәкәт итә башлый. Такси исә аларның машинасына килеп керә. Яшь гаиләнең машинасы коймага барып бәрелә. Шаһитлар экстрен хезмәтләрне чакыра.

Ришатны машинадан коткаручылар гына ала. Ул аңын югалткалап тора, ир белән хатынны ашыгыч ярдәм алып китә. Ришатны авыр хәлдә реанимациягә салалар. Диләрәне дә тикшерү өчен палатага урнаштыралар. Бу вакытта Ришат аңында булмый инде. Реанимациядә телефон да юк, ир белән хатынның элемтәсе өзелә.

Бәхеткә, Диләрә җитди имгәнми, баласы да исән була. Икенче көнне аның тәне күгәрә башлый, куллары, аяклары, корсагы гематома белән каплана. Аны табиблар күзәтеп тора.

Ришатның кабыргалары, таз-бот буыны сынган, диафрагмасы ертылган, баш миенә кан сауган. Ул ике көн комада була. Диләрәне бер тапкыр ире янына кертәләр. Дүшәмбе кичендә Ришат аңына килә, аңа телефон бирәләр, Ришат хатынына шалтырата.

«Бәби тапмадыңмы әле» — дип сорый ул беренче сүз итеп.

Ришатны палатага чыгаргач, Диләрә ире янына 3-4 тапкыр килә, Ришатка ярдәм итә. Әле бу вакытта Ришатка хәрәкәтләнергә ярамый.

Ике атнадан аларны өйләренә кайтарып җибәрәләр. Ришатка тагын өч ай йөрергә ярамый. Аңа хатыны ярдәм итә.

Аннары Диләрәне бала табу йортына җибәрәләр, ул РКБ хастаханәсендә бәбили.

Хәзер бар да яхшы, Ришат белән Диләрәнең улына бер ай булды, диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100