Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Япониядә җир тетрәү һәм цунами: дулкын автомобильләрне агыза

news_top_970_100
Япониядә җир тетрәү һәм цунами: дулкын автомобильләрне агыза

Япониядә Хонсю утравында берничә урында җир тетрәгән, аларның иң көчлесе 7,6 балл дип бәяләнә. Җир тетрәү нәтиҗәсендә диңгездә дулкыннар – цунами барлыкка килгән, аларның кайберләре 5 метр биеклектә, дип яза ТАСС.

Җир тетрәү башлангач, кешеләр урамнарга чыккан, аннары, цунами куркынычы булу сәбәпле, өй түбәләренә менәргә тәкъдим иткәннәр. 2011 елда Япониядә цунами АЭСларга зыян салган иде.

Җир тетрәү бик көчле булса да, әлегә 2 генә кеше каза күргән, дип хәбәр ителә. 35 мең йорт утсыз калган. Тизйөрешле поездлар тукталган.

Япониядәге җир тетрәү китереп чыгарган цунами Россиягә – Диңгез буе краена, Владивосток шәһәренә, Сахалин утравына да килеп җитәргә мөмкин. Бу территорияләрдә дулкыннарның килеп җитүен көтәләр. Соңрак дулкыннарның биеклеге 50 см гына булачагы хәбәр ителде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100