Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Япониядә соңгы 20 елда иң көчле җир тетрәү булды - видео

Авылдагы өйләр өстенә җир өсте шуып төшкән.

news_top_970_100
Япониядә соңгы 20 елда иң көчле җир тетрәү булды - видео
Узган төндә Яполниядә булган җир тетрәү соңгы 20 елда иң көчле дип исәпләнә. Хоккайдо утравында йөзләрчә кеше хәбәрсез югалган, һәлак булучылар бар. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Кешеләр иртән куркышып өйләреннән йөгереп чыкканар. Йөзләрчә кеше югалган. Таулардан йортлар шуып төшкән, юллар ярылган.

Моңа кадәр илгә көчле тайфун ябырылган иде. Кешеләр шуның афәтеннән айнып та җитмәгән булган. "Джеби" тайфуны нәтиҗәсендә 11 кеше үлгән, 600 кеше имгәнгән. 

Хоккайдодагы җир тетрәү 6,7 магнитудалы булган. Җир асты тетрәүләреннән җир өсте шуып, Ацума авылындагы өйләр өстенә төшкән. Ике кеше һәлак булган, 125 кеше имгәнгән. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте.

Табигать бәла-казасы аркасында дүрт электр станциясе эшен туктаткан. 3 меңгә якын кеше утсыз калган. Хоккайдо губернаторы Харуми Такахаси Россиягә эш сәфәрен кичектереп торган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100