news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Япониядә көчле җир тетрәү булды, белгечләр атом электр станцияләрен тикшерә

Җир тетрәү 7,3 магнитудалы булган һәм 1 минут чамасы дәвам иткән.

news_top
Япониядә көчле җир тетрәү булды, белгечләр атом электр станцияләрен тикшерә
https://pixabay.com

16 мартта Япониядә көчле җир тетрәү булды. Хакимият вәкилләре зыян күрүче кешеләр һәм җимерелүләр турында белешмә җыя. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Якынча мәгълүмат буенча, аерым районнарда электр белән тәэмин итү бозылган. Фукусима префектурасында электроэнергия бирүдә өзеклекләр килеп чыккан. Җир тетрәү учагы шушы тирәдә булган.

Япониядә ике миллионга якын кеше электр энергиясез калган.

Биредәге энергетика компанияләре, аерым алганда — Tohoku Electric Power һәм Фукусима-1 һәм 2 АЭС операторлары, атом электр станцияләрендәге вазгыятьне тикшерә.

Җир тетрәү 7,3 магнитудалы булган һәм 1 минут чамасы дәвам иткән. Шуннан соң цунами куркынычы игълан ителә, бер метр биеклектәге дулкын Фукусима һәм Мияги префектураларына ябырылуы ихтимал, халыкка яр буеннан эвакуацияләнергә тәкъдим ителә.

Википедия белешмәсе буенча, 2011 елның 11 мартында Фукусима АЭСында фаҗига китереп чыгарган җир тетрәү 9,0 дан 9,1 гә кадәр магнитудалы иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар