Япония 40 нчы тапкыр дөнья рекорды куя: хатын-кызларның гомер озынлыгы 90 яшькә якынлаша
2024 елда Япониядә хатын-кызларның уртача гомер озынлыгы 87,13 яшькә җиткән, ә ир-атлар арасында бу күрсәткеч – 81,09 яшь. Бу хакта илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте, дип яза «Комсомольская правда».
NHK телеканалы билгеләп үткәнчә, Япония 40 нчы тапкыр рәттән хатын-кызлар арасында гомер озынлыгы буенча дөнья рекорды куя. Ир-ат гомер озынлыгы күрсәткече буенча ил 6 нчы урында тора: Швеция, Швейцария, Норвегия һәм башка илләрдән калыша.
Министрлык мәгълүматлары буенча, алдагы ел белән чагыштырганда күрсәткечләр үзгәрмәгән диярлек: ир-атларда – үзгәрешсез (0,00%), хатын-кызларда – 0,01% ка үсеш.