news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Япон кызлары кебек чибәр булыр өчен нәрсә ашарга?

Фотоларда япон кызлары гел яшь кебек тоела, аларның битендә җыерчыклар да күренми.

news_top
Япон кызлары кебек чибәр булыр өчен нәрсә ашарга?
https://pixabay.com

Япониядә яшәүчеләрнең төп ризыклары — дөге, балык, яшелчәләр, яшел чәй. Менә шулар клетчатка, витаминнар һәм антиоксидантлар хәзинәсе инде. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Дөгедә В төркеме витаминнары күп. Анда рибофлабин бар — ул матурлык витамины дип атала. Ул тән тиресендә коллаген күләмен нормада тота, тирене эластик итә, картаюны акрынайта.

Дөгедәге Е витамины — табигый антиоксидант, ул ирекле радикаллар белән көрәшә.

Балык һәм диңгез ризыклары майлы Омега-3 кислоталарына бай, бу кислота йөрәк эшчәнлеге өчен файдалы, коллагенны саклауга ярдәм итә.

Яшел чәй — бик көчле антиоксидант, тән тиресенең картаюын акрынайта.

Япон кызлары баллы әйберләрдән дә баш тартмый, ләкин алар Европача десертларны ашамый. Япон кызлары табигый ризыкларны һәм аз-азлап кына кабып куя. Җиләк, маракуйя, личи, манго кебек җимешләрне ашыйлар.

Япон кызларының тагын бер кагыйдәсе — «ашарга ярамый торган әйберне тирегә сөртмә». Яшел чәй, дөге, суүсемнәрен алар ашый да, косметика итеп тә куллана. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар