Бу җирдә нык басып тора иде Нәҗибә. Соңгы 2 елда эшләре күзгә күренеп алга китте аның. Хатын-кыз киемнәре сатылган 2 киоск ачып җибәрде шәһәр уртасында. Тагын базарда азык-төлек саткан бер нокта тотты. Акчалар бер килсә киләләр бит алар. Шактый матди ягы яхшырды хатынның. Ничә еллар иза чиккән фатирын сатып, яхшы районнан яңа 3 бүлмәле фатир алды. Тауар ташырга уңайлы джипка ия булды.
Уңыш елмайса капкаңны ач, диләр. Төрле яклап тормыш теләгәнен биреп торды Нәҗибәгә. Хамматыннан аерылганнан соң, берара өмет өзеп тә куйган иде яңадан гаилә коруга. Балалы хатынның кемгә кирәге бар? Берсеннән-берсе чибәр кызлар яр таба алмый зар елыйлар. Сату-алу эшләре белән йөргәндә, юлында Харис тап булды. Харис та алыпсатар булып чыкты. Әмма аның эше бераз икенчерәк икән. Болай дип аңлатты ул Нәҗибәгә. Кемгәдер 50 тонна бодай кирәк икән. Харис килә дә алырга ризалык бирә. Хакын килешәләр, кул сугышалар. Шуннан Харис әлеге бодайны аткарыр кешене эзли башлый. Кандидат тап булса, хакны бермә-бер арттырып, әлеге игенне аңа озата. Шулай итеп, акча аермасы аның кесәсенә шуа. Хәер, Нәҗибә белән ныклап якынайгач, ир үз «бизнесыннан» баш тартты, сату-алу белән икәүләп шөгыльләнә башладылар.
Акчаң булса, тормыш үзгәрә, яңа яклары белән ачыла сиңа. Берәр әйбер алырга теләсә, тиеннәр санап торасы түгел иде хәзер Нәҗибәгә. Теләгәнен киде, нәфесе сораганын ашады ул хәзер. Дус-ишләре күбәйде. Үзе ише сату-алу белән булашкан бәндәләр аны үз түгәрәкләренә алдылар. Бергәләшеп ял йортларына бардылар, бәйрәмнәрне каршыладылар, туган көннәрне үткәрделәр. Нык хөрмәт иттеләр аны яңа дуслары, күңел эретерлек сүзләр сөйләделәр, кирәк чакта җиде төн уртасында килеп җиттеләр.
Харисы да аның күзләренә генә карап торды. Холкы буенча да күңелле кеше иде икенче ире. Бер тапкыр кашын җимереп, сөмсерен коеп утырмас, телендә гел уен-көлке. Иркә сүзләрен дә жәлләмәс. Башка ягын әйтеп торасы да түгел, 18 яшьлек егетләргә биргесез иде.
Бәхетле иде Нәҗибә, шулай яшәргә язсын иде аңарга калган гомерен дә. Әмма бер китек ягы бар иде тормышының. Мәктәпне тәмамларга җиткән кызы Асия баш авыруы булды аның. Бигрәк тә шымыкай, үз-үзенә бикләнгән, моңсулыкка төрелгән иде шул бала. Аның тиңендәге кызлар матур-матур киемнәргә кызыгалар, көзге каршыннан китмиләр, телләрендә гел егетләр була. Ә аның кызының әйләнә-тирәдәге тормышка исе китми. Ничә тапкырлар Нәҗибәнең аны, җитәкләп дигәндәй, зур универмагларга алып барганы булды. Үзе сайлап кыеп карамаслык итеп киендерде, уятырга тырышты йоклаган халәттән. Асия кайткач та пөхтәләп элә дә яңа киемнәрен, өйрәнгән футболкасы белән джинсысын киеп куя. Менә шуннан соң уртак тел табарга тырыш инде аның белән. Нәҗибә үзе гомер-гомергә матур киемгә табынып яшәде. Хатын-кызның чибәрлеге шуннан бит инде!
Дөрсен генә әйткәндә, бетмәс-төкәнмәс эшләре артыннан чабып, бик вакыты да калмый иде Нәҗибәнең кызы белән аралашырга. Әле тауарлар артыннан башкалага барасы, әле иң якын ахирәтенең юбилеен үткәрәсе, әле Харисына ияреп, йөзәр чакрым ераклыкта урнашкан бер күлгә балык тотарга барасы… Асия үзенә генә билгеле эчке тормыш белән яши бирде. Мәктәптә гел «бишле» билгеләренә өлгерде, кочак-кочак китаплар укыды. Үзе төслерәк бер хыялга бай ахирәте белән шәһәр урамнарын иңләде.
Беренче тапкыр әни белән кыз арасында зур аңлашылмаучанлык Асия дәүләт экзаменнары тапшырганда булды.
– Экзаменнарыңнан исән-сау котылсаң, бераз ял итәрсең дә үз эшеңне башларсың, – дип, кызының алдагы тормышын билгеләде Нәҗибә. – Мин сиңа иң җайлы урында, бәлки метрода булыр, сату урыны булдырырмын. Менә хәзердән уйлый башла, нинди әйберләр сатуны кулайрак күрәсең? Бәлки, бизәнү-төзәнү әйберләредер? Кибетеңдә яшьтәшләрең тыгылып ятар. Әллә компьютер, планшетлар, алдынгы технологияләргә күңелең ята торгандыр? Теләгәнеңне сайла, мин сиңа ярдәм итәрмен. Әкренләп, үз эшеңне башласаң, берничә елдан бизнесыңны үстерерсең. Мин картайганда, бәлки, шәһәребезнең беренче эшкуары булырсың әле. Булыр, ник булмасын! Бары үҗәтлек, тырышлык кирәк, сату-алуга маһирлык... Я, нәрсә дисең?
– Мин укырга керергә телим, – диде Асия, читкә карап.
Нәҗибәнең кәефе китте.
– Укып кем буласың килә инде синең? – диде ул көлемсерәп.
– Мин, үзебезнең сыйныф җитәкчесе Мәйсәрә Рифовна кебек, математика укытучысы булырга телим...
Бу җавап чыгырыннан чыгарды Нәҗибәне.
– Уф, үләм, укытучы! – дип ясалма көлгән булды ул. – Хәерче укытучы булып яшәргә телисеңме бу дөньяда? Кемнеңдер баласының маңкасын сөртеп, аның әти-әнисеннән тиргәлеп, бетмәс тикшерүчеләрдән сүгелеп, тиеннәр алып эшләп йөрергә телисеңме? Мин сине кеше итәргә тырышам, аңла шуны! Чыгарып ташла да ул җүләр уйларыңны, экзаменнарыңны яхшы тапшырырга тырыш. Соңыннан иркенләп сөйләшербез әле бу турыда. Укытучы… – дип, җенләнеп чыгып ук китте бүлмәдән Нәҗибә.
Кызы экзаменнар биреп йөргән арада, популяр кунакханә янында сату урынына яраклаштырырлык бер почмак белешеп куйды ана кеше. Бераз акча керткәндә, бу урыннан гөл ясарга була. Кешеләр агымы зур, читтән килгәннәр күп булыр, бер дигән урын үзеңнең эшеңне башлап җибәрергә...
Юкка йөргән алтын вакытын әрәм итеп. Кызы Асия һаман үзенекен кабатлады. Укырга уйлый, укытучы буласы килә, имеш, аның. Тач әтисенә охшаган. Беренче ире шундый үҗәт нәрсә иде. Ничә еллар колбаса цехында эшләде, берәр кило алып кайтса икән... Урлашмый ул, намусы кушмый. Икесе капма-каршы затлар булганга аерылышуга кадәр барып җиттеләр инде алар. Үчен кайтарып, кызына якын килергә дә рөхсәт итмәде Нәҗибә, аерылышкач. Фатир ишек төбенә терәлеп елап утырган чаклары булды ата кешенең. Шулай суклыгып йөри торгач, кайдадыр олакты. Харис янында чебеш кенә иде ул адәм имгәге...
Төймә зурлык кызының сүзен тыңламаганына җен ачулары чыкты Нәҗибәнең. Ул үзе дә холык күрсәтә белә иде.
– Ярый, укы, – диде ул соңыннан. – Әмма мине «әни» дип, кайтып күземә күренмә. Миңа андый сүземне тотмаган бала кирәкми.
Тәки әйберләрен җыештырып чыгып китте бит бердәнбер көнне Асиясе. Ишек төбенә җиткәч кенә әйтеп куйды:
– Фәрхәнә апаларга барам.
Чаллыда яшәгән Фәрхәнә дигәне – ире ягыннан туган була иде. Үзләре дә 2 бүлмәле кечкенә фатирда тыгылышып яталар. Асияны тансыклап торалар дисеңме? Кайтып керер «тып» итеп, дип өмет итте әни кеше, күз яшен түгеп кичерүне сорар, ул теләгәнне йөгереп йөреп үтәр.
Көндәлек мәшәкатьләр белән көз җитте. Ләкин Асия кайтмады. Ничек тә вакыт табып, Нәҗибә Фәрхәнәгә шалтыратты.
– Укырга керде Асия. Әйе, бездә тора. Киләсе елга ятакханәдән урын сорарга җыена. Кысынкырак та, түзәргә була. Сәлам әйтермен. Телефон номерын бирмәскә кушты. Мин сүз биргән идем, гафу ит...
Бу сөйләшү отыры ярсытты Нәҗибәне. Әни кирәкми икән инде. Ярар, әнисез яшәп карасын, дигән нәтиҗә чыгарды. Дөресен генә әйткәндә, бик яратып бетерми иде ул кызын, гел әтисен искә төшереп тора.
Озак та үтмәде, яраткан Харисыннан авырга калды Нәҗибә. Шатлыгының чиге юк иде аның. Киләчәктә ире, баласы белән тулы гаилә булып яшәрләр. Ни әйтсәң дә, хатын-кыз өчен гаилә беренче урында.
Әмма ул баласын таба алмады Нәҗибә, авыры төште. Шуннан бизнесында киеренкелекләр башланды. Петербургтагы партнеры зур гына суммага «төпсез көймәгә утыртты» аны. Ә бар тауар зур процентлар белән бирелгән ссудага алынган иде. Анысы җитмәгән, теге көньяктан килеп тулган кара халыклар базарда тавыш куптарып, аның киоскысын тырым-тыракай туздырдылар. Бу кайгылардан өзлегеп, Нәҗибә больницага кереп ятты. Ул чыкканда, ире Харис фатирның үз өлешен, барлык җиһазларны, кыймәтлерәк әйберләрне сатып, Нәҗибәнең бизәнү-төзәнү әйберләрен кесәсенә салып, аның машинасына утырып, кайдадыр китеп югалган иде. Кайтуына яңа күршеләр көтә иде аны. Башлары түшәмгә тиеп торган ике ир аш бүлмәсендә пиво чөмерәләр иде.
– Менә хозяйка да кайтты, кичләрен күңеллерәк булыр, – дип кулларын угалады берсе. Икенчесе дә аның белән риза иде шикелле. Фатирның үз өлешен юк кына бәягә сатарга мәҗбүр булды Нәҗибә. Юкса тәмуг оештыралар иде тегеләр.
Бер кире китсә, китә бит ул. Яңбаштан эш башларга тырышып карады хатын. Әмма калган акчаларын гына югалтты. Ире югалды, элекке дуслар сәлам дә бирми башладылар, япа-ялгызы торып калды Нәҗибә.
Бар горурлыгын җиңеп, тагын Фәрхәнәгә шалтыратты ул.
– Кияүдә кызың, мәктәптә балалар укыта. Кияү белән авылда торалар. Бик яхшы гына яшәп яталар. Үткән айда гына барып күргән идем әле, – дип яңалык сөйләде Фәрхәнә.
Утка салдылар бу сүзләр Нәҗибәне. Озак уйлагач, кызы янына барып, аягына егылырга булды ул. Әни кешегә бу җирдә үзе тапкан баладан да якынрак кем бар тагын?..