Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яныңда булмаганым өчен кичер»: Башкорстанда 23 яшьлек яшь әни фатирында янып үлгән

news_top_970_100
«Яныңда булмаганым өчен кичер»: Башкорстанда 23 яшьлек яшь әни фатирында янып үлгән

Стәрлетамакта 23 яшьлек Екатерина янгында янгында үлгән, дип яза «КП-Уфа». Аның 3 яшьлек кызы ятим кала, ире әлегә кадәр бу хәлдән үзенә урын таба алмый.

Башта социаль челтәрләрдә бәләкәй кыз югалган дигән хәбәр тарала. Ачыклый башлагач, кызның әнисенең янгында һәлак булганы ачыклана. 

Янгын Щербаков урамындагы биш катлы йортта көндезге икедә башлана. Бала белән яшь әни яшәгән бер бүлмәле фатирдан төтен исе килгәнне сизеп, күршеләре янгын сүндерүчеләрне чакыра. Алар ишекне ватып, идәндә яткан ананы алып чыгалар. Ул төтенгә тончыккан була. Табиблар никадәр генә тырышсалар да, яшь әнине коткарып кала алмыйлар.

Янгын сүндерелмичә калган сигареттан чыккан икәнен ачыклыйлар. Нибары 2 квадрат метр мәйдан янган, әмма пластик янганнан чыккан төтен кешене үтергән.

Бала бу фатирда булмый. Әтиләре исә гаиләсеннән аерым яшәгән, бу вакытта чит шәһәрдә вахта белән эшләгән. Тиз арада шәһәргә кайта һәм кызын эзли башлый. Баланың кайда икәнен беркем дә белми, шул сәбәпле, шәһәрне күтәрәләр.

Кич белән генә кыз табыла. Әнисе аны туган тиешле апасына – күрше йорттагы тулай торакка илткән була. Хәзерге вакытта бала әтисенең әнисендә яши.

Ачыклый башлагач, нәкъ шушы фатирда унтугыз ел элек Екатеринаның әнисе дә үлгәне билгеле була. Ул вакытта Екатеринага дүрт кенә яшь булган.

«Минем песием дип әйткәнне ярата идең. Яныңда булмаганың өчен кичер мине. Мин синең кызыңны кайгыртырга сүз бирәм. Тыныч йокла»,- дигән Екатеринаның дус кызы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100