Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Януыбызны күршеләр кереп әйтте»: Яшел Үзәндә бер йортка яшен суккан

Яшел Үзән районы Ивановское авылында яшәүче Юля һәм Ренат Шайховлар гаиләсе йортсыз калган. Балалары туганнан соң ипотекага алынган өйләренә яшен сугып, янгын чыккан.  

news_top_970_100
«Януыбызны күршеләр кереп әйтте»: Яшел Үзәндә бер йортка яшен суккан
Ренат Шайховның шәхси архивыннан

«Йортыбызны яшен сукты»

«Беренче июль көнне кичке сәгать җиделәр тирәсендә бик каты яшен яшьни, яңгыр ява иде, — дип сүзен башлады гаилә башлыгы Ренат. — Безнең йортка шул вакытта кич белән яшен бәргән. Шуннан яна да башлаган. Хатыным бу вакытта өйдә ике бала белән үзе генә иде. Мин әле эштән кайтып җитмәгән идем. Яшен суккач, балалар бик курыкканнар, елаганнар. Әниләре тынычландырып, йокларга яткырган.

Күршеләрдә эшчеләр бар иде. Алар күреп, безгә йөгереп килеп, хатыным белән балаларымны урамга алып чыкканнар. Йорттан кайбер әйберләрне дә ташып маташканнар», — ди ул.

Ренат өенә кайтып җиткәндә, йорт инде дөрләп яна торган булган. Өйләре бурадан, ике катлы. «Мин ун минуттан өйгә кайтып җиттем. Йорт чатырдап яна иде инде. Түбәдән аска таба яна башлаган ул…

Балаларны күршеләргә алып кереп киттеләр. Янгын сүндерүчеләр 40 минуттан соң гына килделәр, ул вакытта йорт инде тулысынча дөрли иде. Алар бик ерактан килгәннәр. Беренче машина Раифадан ук килде.

Йортыбызны ипотекага алган идек. Игезәк балалар — улыбыз һәм кызыбыз тугач, бер бүлмәле фатирда кыенрак була башлады. Гаилә ишәйгәч, балаларга да монда яхшырак булачак дип, авылдан йорт алырга булдык», — дип сөйләде Ренат.

«Янгын булган урынга кабат өй салырга ярамый, диләр»

Хәзер Юля ике яшьлек балалары белән Казанда апасында тора. Ренат исә янгыннан калган мунча, гаражларны карап йөри. «Мин монда әле йорт тирәсендә эшләп йөрим. Көннәр җылы булганда шушында кунам. Аллага шөкер, мунчабыз, гаражыбыз калды. Бөтен нәрсә кипкән, бик коры иде бит. Тышкы яктан кайбер борыслары исән кебек булса да, эчке ягы бөтенләй янып беткән, бөтен әйбер ишелгән.

Хәзер фатир арендалап торырбыз инде дип уйлыйм. Хатыным фатир эзли, тапкач, шунда яшәп торачакбыз. Аннары яңа йорт торгызу турында да уйлыйсы булыр. Шушы ук урында йорт салырга ярамый дип әйтәләр безгә олылар. Аларның сүзен тыңларга кирәк инде.

Документларны, кайбер вак-төяк әйберләрне алып чыгып калганнар иде дә, тик утның температурасы бик көчле булу сәбәпле, урамга алып чыгып куелган ике суыткыч та эреп төшкән, диван да яна башлаган. Урамда булган әйберләр дә юк. Гаражга бераз минем киемнәрне, кайбер бала әйберләрен керткән булганнар — шулар калды. Хатын үзе бер әйберсез. Ярар, әйберләр булыр инде ул, анысын гына табарбыз, алырбыз. Без әле яшьләр, эшләрбез, җиткерербез», — ди Ренат күңелен төшермичә.

Яшен суккач, янгын түбә астында башланган. Өйдәге кешеләр башта үзләренең ут астында йөрүләрен белмәгәннәр дә. «Йортыбыз ике катлы. Яшен суканнан соң, түбә асты — чорма яна башлаган һәм ут аска төшкән. Яшен бит миллионлаган вольт белән китереп суга, андагы температура да бик зур. Түбә астындагы утка яуган яңгыр гына комачаулый алмый шул.

Мунчаны су сибеп саклап калдылар. Күршеләргә, булышырга килгән кешеләргә бик зур рәхмәт. Тәрәзәсе генә шартлады, Аллага шөкер, янмый калды. Безнең бит әле күршеләр дә бар. Аларның каралты-куралары чак кына янып китмәде, су сибеп тордылар. Үзләре өйдә юклар иде. Капка өстеннән кереп, бөтен булган суларны җыеп сиптеләр, утка ирек бирмәделәр. Кешеләр дә бик булышты безгә, ярдәм итте. Әле хәзер дә үзебез белмәгән кешеләр дә ярдәмгә килә», — ди Ренат.

«Кашыгыбыз да калмады бит…»

Гаилә башлыгы Ренат «Оргсинтез» заводында баш технолог булып эшли, ә хатыны Юля 2 яшьлек балалары белән декрет ялында. Яшен сукканда Юля балалар белән өйдә булган. Ул хәлләрне болай итеп искә төшерә: «1 июльдән 2 июльгә төндә өебез түбәсенә яшен сукты. Мин балалар белән өйдә үзем генә идем. Йортны дерт итеп селкетеп алды. Батареясы булган бөтен балалар уенчыклары берьюлы эшли башлады, минем мондыйны беркайчан да күргәнем юк иде әле, нишләргә дә белмәдем. Балалар куркып кычкыра, елый башладылар. Аларны тынычландырып, йоклаттым. Мин ул вакытта әле үзебезнең яна башлаганыбызны да белмәдем. Төтен исе дә, бернәрсә дә тоелмады. Күршеләребез сөйләвенчә, төтен йорт түбәсе астыннан өскә күтәрелгән. Алар күреп, безне өйдән алып чыктылар. Өйдән кирәкле документларыбызны һәм кайбер балалар кирәк-яракларын алып чыгып кына калдык.

Безнең бер кашыгыбыз, чынаягыбыз да юк, гомумән, бернәрсәбез дә калмады. Бик күп балалар киемнәре тәкъдим итүчеләр дә бар. Рәхмәт! Тик минем ул әйберләрне куярлык урыным юк әлегә. Кешеләр битараф түгелләр, рәхмәт. Мине киендерделәр инде. Без бер ярдәмне дә кире какмыйбыз», — дип елый-елый сөйләде Юля.

Барысына да үз көчләре белән ирешкән Ренат Шайхов бүген дә күңелен төшерми. Гаиләсе исән калганга шөкер итеп, киләчәктә барысын да җиткерергә тырышып, ул бүген үк эшкә керешкән.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен мәгълүмат:

Сбербанк һәм Ак барс банк карталары шушы номерга беркетелгән: 89520443330 (туганнары Василова Гелюза Фарзетдиновна).

Яшен сукмасын өчен нишләргә?

Кешегә яшен сугуы турында да бик еш ишетергә туры килә. Күк күкрәгәндә яшен сукмасын өчен:

1.    Бөтен тәрәзә һәм форточкаларны ябарга;

2.    Электр җиһазларын сүндерергә, токтан алырга;

3.    Тәрәзә һәм металл әйберләрдән ерак торырга;

4.    Йортта яшен кайтаргыч (молниеотвод) булдырырга кирәк.

Яшен бик еш кына агач өйләргә суга икән. Бу — агачның токны яхшы үткәрүенә бәйле. Яшен сукмасын өчен өйләргә яшен кайтаргыч куялар. Ул йортның түбәсенә беркетелгән махсус антенна, ягъни яшен тоткыч һәм җир белән тоташтыручы чыбыктан гыйбарәт.

Кешеләргә исә яшен яшьнәгәндә ачык урында булмаска киңәш ителә. Әгәр шулай килеп чыккан икән, бу очракта берәр чокырга булса да чүгәләп утырырга кирәк. Су — ток өчен яхшы үткәргеч булып саналганлыктан, яшен вакытында сулыклар янында йөрмәскә кирәк.

Кәрәзле телефоннан сөйләшүдән дә тыелып тору киңәш ителә.

Яшен вакытында тимер әйберләр янында тормаска һәм кесәдәге ачкыч бәйләме, муенсалардан да котылырга кирәк. Хәтта яңгырда ачылган кулчатырга да яшен сугарга мөмкин икән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100