Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Янса янсын»: Казанда төтен чыккан фатир хуҗасы ишек ачмаган, берничә гаилә өйсез калган

news_top_970_100
«Янса янсын»: Казанда төтен чыккан фатир хуҗасы ишек ачмаган, берничә гаилә өйсез калган
видеодан скриншот

Казанда янгын чыккан фатир хуҗабикәсе кайтып ишек ачмаган. Шулай итеп, янгын берничә гаиләне тораксыз калдырган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Бер фатирдан төтен чыга, хуҗабикә өйдә булмый. Күршеләр аңа шалтырата башлый. «Фатир яна – янса янсын», – хуҗабикә шундыйрак җавап бирә. Коткаручыларга тимер ишекне ватып ачарга туры килә. Шулай итеп вакыт уза, ут агач корылмалар буйлап башка фатирларга да күчә.

Нәтиҗәдә, берничә гаилә торыр урынсыз кала. Аларның берсе – Эльмира исемле хатын гаиләсе. «Беренче фатир яна башлады. Бездә – агач корылмалар. Янгын шулар аша күчеп китте. Хуҗабикәгә шалтыраттык, ул кайтудан баш тартты. Аңа полиция дә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да шалтыратты», – ди Эльмира.

Күршеләр шалтыратып интеккәндә, янгын сүндерүчеләр, вакыт әрәм итеп, зур тимер ишекне ватып азапланырга мәҗбүр була. Ут исә агач каплавычлар аша башка фатирларга да күчеп бара. Шулай итеп, янгынны туктату өчен, агач идәннәрне дә куптарырга туры килә.

«Бер хатын аркасында шулай була инде менә. Без, балалар һәм карт әни белән, тораксыз – урамда диярлек калдык», – ди Эльмира.

Янгын вакытында уттан һәм судан берничә фатирга зыян килә. Хәзер биредә яшәү мөмкин түгел диярлек. Фатир хуҗасы исә янгын вакытында кайтмый, аннары телефон шалтыратуларына да җавап бирүдән туктый.

«Тикшерүчеләр янгын чыганагы билгеле бер фатирда булуын ачыкласа, әлеге янгын өчен фатир хуҗасы гаепле була. Зыянны кем китергән, шул түли», – дигән адвокат Николай Иванов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100