Яңгырлы җәй-2025: җиләк җыю өчен яхшы һава торышы көтмәгез, башка үсемлекләрне коткарыгыз

Җәйге яңгырлар бакчачыларны һәрвакыт сөендереп кенә тормый. Биология фәннәре кандидаты Габделхәй Сәмигуллин да, яңгырның файдасы белән бергә зыяны да бар, ди. Бу хакта ул «Челнинские известия»гә сөйләгән.
– Әйе, яңгырлы җәй карбыз һәм кавын өчен генә түгел, ә чүп үләннәре өчен дә яхшы вакыт, – ди ул. – Кызганычка, бакча җиләкләре, ташкабаклар инде чери. Моннан тыш, яңгыр тамчылары белән гөмбә инфекцияләре – фитофтороз да тарала. Дымлы көннәрдә гөблә (тля), бетләр, вак көяләр кебек корткычлар активлаша.
Нишләргә?
Җиргә ятып үсүче үсемлекләр астына, мәсәлән, кавын-карбыз яки җиләк астына спанбонд җәяргә була, ә куак формасында үсүчеләрнең, һава алмашын яхшырту өчен, аскы эре яфракларын алып ташларга кирәк.
Җиләк җыю өчен яхшы һава торышын көтеп ятарга ярамый. Ваграк булса да, черемәгән булачак.
Теплицада стеналардагы конденсатны бетерергә, аны теләсә нинди һава торышында җилләтергә кирәк. Җылылык һәм һава әйләнеше җитмәгәндә, артык дым төрле авырулар китереп чыгара ала.
Еш яңгырлар кислородны кысрыклап чыгарып җирне тыгызлый һәм үсемлекләрнең тамырларына «сулыш алырга» ирек бирми. Шуңа күрә яңырдан соң түтәлләрне һәм агач төпләрен йомшартырга кирәк. Моның ярдәмендә үсемлекләр туклыклы матдәләрне ала алачак. Үсемлекләрнең дымлы туфракта зыян күргән һәм чери башлаган өлешләрен кисеп алырга һәм юк итәргә кирәк.
«Әһәмиятле нюанс – дымлылык ачык грунттагы һәм теплицалардагы томатларда фитофтораны уята һәм активлаштыра, – дип кисәтә эксперт. – Авыруны кузгатучылар яшен тизлеге белән тарала, шуңа күрә уңышны һәм үсемлекне саклап калу өчен, авыруның беренче билгеләренә кадәр үк профилактика үткәрергә кирәк.
Профилактиканы коры көннәрдә башкарырга кирәк, югыйсә яңгыр барысын да юып төшерәчәк.
Биопрепаратлардан порошок формасындагы «Фитоспорин-м» туры килә: ул авыруларны булдырмау өчен дә, зарарланган үсемлекләрне дәвалау өчен дә яхшы. Аны үсемлекләрне эшкәрткәнче 1-2 сәгать алдан ясап куярга кирәк.
Фитофторны кисәтү өчен йод да кулланырга мөмкин.
Эремә: 1 чиләк суга 10 тамчы йод һәм майлылыгы 1,5 процент булган 1 литр сөт. Бу эремәне үсемлекләрнең яфракларына сиптерергә кирәк.
Сабын-көл эремәсе: 10 литр суга ярты чиләк көл салабыз, катнашманы 3 көн тотабыз. Аннан соң өчкә бүлеп су кушабыз, 40 грамм яшел бакча сабыны (хуҗалыкныкы түгел) салабыз.
Сарымсак һәм марганцовка да бу авырудан ярдәм итәчәк. 200 грамм сарымсакны вакларга һәм 10 литр суга салып болгатырга. 2 грамм марганцовка өстәргә. Катнашманы, көттермичә, шунда ук кулланырга, диелә хәбәрдә.