news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңгырлар куркытып торуга карамастан, Дубайда Сабантуй узган

news_top
Яңгырлар куркытып торуга карамастан, Дубайда Сабантуй узган
Социаль челтәрләр

Бүген Дубайда Сабантуй узган. Анда Татарстанның халык һәм атказанган артистлары чыгыш ясый. Сабантуйдан видеолар «Вести Татарстан» сайтында чыкты.

Дубайда көчле яңгырлар, су басулар булу сәбәпле, Сабантуйны үткәрү куркыныч астында иде. Бүген җирле халыкка чыгышлар, милли ризыклар тәкъдим ителгән. Шулай ук көрәш тә узган.

Дубайда яшәүче татарлар социаль челтәрләрендә Сабантуйдан видеолар урнаштыра. Бәйрәмгә 2 меңгә якын кеше җыелган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар