Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңгырда чыланган Гөлназ Асаева иреннән машина алып бирүен таләп иткән

news_top_970_100
Яңгырда чыланган Гөлназ Асаева иреннән машина алып бирүен таләп иткән
Социаль челтәрләр

Яңгырда калып чыланганнан соң, Гөлназ Асаева социаль челтәрләр аша иреннән яңа машина алып бирүен таләп иткән. Бу хәл такси җырчыны кирәк урынга илтеп җиткермәгәннән соң килеп чыккан. Вильдан минивен сатып алганнан соң, Гөлназ үзенең гаилә автомобилендә йөри алмавын әйткән. Бу хакта «Мой Башкортстан» сайты яза.

«Мин бик усал бүген. Чыланып беттем. Минивенны йөртә алмыйм, ул минем өчен артык зур. Хәзер Вильданга сайларга туры киләчәк: минивенны башка машинага алыштыра, яки миңа яңа машина сатып ала. Мин башка болай булдыра алмыйм», — дип, үзен кызгануы хакында сөйләгән Асаева.

Дөрес, Гөлназның үпкәсе озакка бармаган, ул ире белән тиз дуслашкан. Гөлназ Асаева әйтүенчә, Вильдан хатынын ресторанга чакырган, һәм җырчының иренә карата бөтен дәгъвалары юкка чыккан. Шулай ук аңа дус кызларының җылы сүзләре дә ярдәм иткән. Чөнки Гөлназның кәефсезләнүе чыгыш ясау өчен образ сайлаганда ук башланган. Кыска вакыт эчендә сәхнә күлмәге табарга кирәк булса да, кибетләрдә җырчының күңеленә ятышлы кием очрамаган. Дус кызлары Гөлназны бик матур булуын һәм аңа теләсә-кайсы кием килешәчәген әйтеп юатканнар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 13 ноябрь 2023
    Исемсез
    Ииии кыланчык та инде.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100