Яңгыр яуган чак – иң бәрәкәтле вакыт, бу вакытта күп итеп догалар кылсаң, һичшиксез, кабул булыр, ин шәә Аллаһ. Аллаһдан шифалы яңгыр сорап дога кылырга кирәк:
Аллаһүммә сайибән нәфигән
Әй Аллаһ, бу яңгыр файдалы булсын (Бохари риваяте, 1032).
Күк күкрәгәндә укыла торган дога:
Сөбхәнәлләҙи йүсәббихүр-рагьдү бихәмдиһи үәлмәлә‘икәтү мин хыйфәтиһи
«Күкрәү һәм фәрештәләр, Аннан куркып, мактау тәсбихләре әйткән Аллаһ һәр кимчелектән пакь!»
«Каләм» нәшрияты җыентыгыннан