Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яңгыр сулары канализациясендә дә качып ятарга мөмкин». Нәни балага крокодил һөҗүм иткән

news_top_970_100
«Яңгыр сулары канализациясендә дә качып ятарга мөмкин». Нәни балага крокодил һөҗүм иткән
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Австралиядәге паркта 9 яшьлек малайга крокодил һөҗүм иткән. Баланы бик авыр хәлдә хастаханәгә китергәннәр. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Башта баланы Жабиру шәһәре хастаханәсенә салганнар, аннары вертолет белән Дарвин үзәк хастаханәсенә алып киткәннәр.

Фаҗига Какаду паркында була. Бала елгада су коенган чакта, аңа крокодил һөҗүм итә. Хәзер бу рептилияне эзлиләр. Ял итүчеләргә сулыклардан читтәрәк булырга киңәш ителә.

«Елгалар һәм инешләр тулы сулыга әйләнеп бара, шуңа күрә крокодилларга, ерак юллар узып, кешеләр яши торган урыннарга якынлашу җиңеләя. Алар азык яки партнер эзләп килә», – дигән Австралиянең илкүләм парклар дәүләт идарәсе вәкиле.

Какаду паркында барлыгы 10 меңнән артык крокодил яши. Яңгырлар сезонында рептилияләр кешеләр күп яши торган районнар янына ук килә. Ерткычлар яңгыр сулары канализациясендә дә качып ятарга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100