Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңгыр сорап укыла торган дога

news_top_970_100
Яңгыр сорап укыла торган дога
"Татар-информ" архивы

Яңгыр сорап дога укыр алдынннан, башта истиска намазы укылырга тиеш. Бу хакта "Нур Татар" сайтында язылган. 

Истиска намазы – корылык сәбәпле игеннәргә һәм хайваннарга зарар килгәндә, Аллаһы Тәгаләдән яңгыр сорап дога кылу өчен укыла торган ике рәкәгать нәфел намазы. Бу намаз ачык җирдә укыла. Барлык мөселманнар бергә җыелып кырга чыга. Бала-чагаларын һәм йорт хайваннарын да үзләре белән алалар. Һәркем тәһарәтле килеш, түбәнчелекле кыяфәт белән җәяү бара. Кырга җиткәч, һәрбер кеше кыйблага таба борылып баса. Имам җыелган кешеләргә бик күп вәгазьләр сөйли. Җыелган мөселманнарга кылган гөнаһлары өчен тәүбә һәм истигъфар кылырга, үзара дошман булганнарга бер-берсе белән бәхилләшергә куша. Халык тәүбә-истигъфар кыла, бер-берсе белән бәхилләшә. Аннан соң һәркем ялгызы гына икешәр рәкәгать намаз укый.

Истиска намазыннан соң түбәндәге дога укыла:

اَللَّهُمَّ اَسْقِ عِيَادَكَ وَارْحَمْ بَهَائِمَكَ اَللَّهُمَّ أَمَرْتَنَا بِدُعَائِكَ وَوَعَدْتَنَا بِإِجَابَتِكَ فَقَدْ دَعَوْنَاكَ كَمَا أَمَرْتَنَا فَاَجِبْنَا كَمَا وَعَدْتَنَا اَللَّهُمَّ إِنْ لَمْ تَرْحَمْ لِأَنْفُسِنَا لِكَثْرَةِ ذُنُوبِنَا فَارْحَمْ صِبْيَانَنَا وَبَهَائِمَكَ

Әллааһүммә әски гибәәдикә үәрхәм бәһәәимәк. Әллааһүммә әмәртәнә бидуга’икә үә үәгадтәнәә би’иҗәәбәтикә фәкадөдәгәүнәәкә кәмәә әмәртәнаа фә әҗибнаа кәмәә үәгәдтәнаа. Әллааһүммә ин ләм тәрхәм лиәнфүсинәә ликәсрати зүнуубинәә фәрхәм сибйәәнәнәә үә бәһа’имәк.

Мәгънәсе: «Йә Рабби, колларыңны эчерт, хайваннарыңа Үз рәхмәтеңне ирештер. Йә Рабби, Син безгә дога кылырга боердың һәм, догаларны кабул кылырмын, дип вәгъдә бирдең. Без Сиңа Үзең боерганча дога кылабыз. Син, биргән вәгъдәң буенча, безнең догабызны кабул итеп ал. Йә Рабби, әгәр гөнаһларыбызның күплеге сәбәпле безгә рәхмәтеңне ирештермәсәң, гөнаһсыз сабыйларыбызга һәм хайваннарга рәхмәтеңне бир».

Әгәр беренче көнне истиска намазын укып дога кылганнан соң яңгыр яумаса, янә ике көн шул рәвешле истиска намазы укылырга тиеш.

Әгәр дә кырда истиска намазы укыган вакытта яңгыр ява башласа, башларын яңгырга чылатып, Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылырга тиешләр.

Шулай ук, яңгыр сорап, түбәндәге догаларны да укырга була.

Аллаһүммәскыйнә гайсән мүгыйсән мәриән, нәфиган гайра даррин, гаҗилән гайра әҗилин.

Мәгънәсе: «Әй Аллаһ! Безне, коткаручы, шатлыклы, уңдырышлы, зарарлы түгел ә файдалы, соңга калмый торган, ә тиз булучы яңгыр белән сугар».

Аллаһүммә әгыйснә, Аллаһүммә әгыйснә, Аллаһүммә әгыйснә

Мәгънәсе: «Әй Аллаһ! Безгә (яңгыр белән) ярдәм ит! Әй Аллаһ! Безгә (яңгыр белән) ярдәм ит! Әй Аллаһ! Безгә (яңгыр белән) ярдәм ит!

Аллаһүммәскый гыйбәдәкә үә бәһә имәкә үәншүр рахмәтәкә үә әхйи бәләдәкәл-мәйит

Мәгънәсе: «Әй Аллаһ! Үзеңнең колларыңны һәм хайваннарыңны сугар. Үзеңнең рәхмәтеңне җәй һәм мәет булган җиреңне терелт!»

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 14 июнь 2023
    Исемсез
    Бик кирәкле намаз!!! Мин, инвалид булсам да, ИНШАЛЛАҺ, иртәгә чыгам истиска намазы укырга!!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100