news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Янгынны үзләре сүндереп маташа». Өч бала үлгән, әтисе, әнисе, тагын бер бала хастаханәдә

news_top
«Янгынны үзләре сүндереп маташа». Өч бала үлгән, әтисе, әнисе, тагын бер бала хастаханәдә
Фото: https://t.me/mchs_04

Алтайдагы Дружба авылында 3 бала, өйдән чыга алмыйча, янгында һәлак булган. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Комсомольская правда» яза.

Фаҗига шәхси торак йортта була. Ведомство белешмәсе буенча, 24 декабрьдә 2 фатирлы торак йорт яна башлый. Ялкынны күргәч, әти белән әни кеше 12 яшьлек кызы белән 16 яшьлек улын урамга алып чыга. Кызганычка, 12 яшьлек кызны коткара алмыйлар, ул үлә. 16 яшьлек үсмерне хастаханәгә илткәннәр. Тагын 2 бала – 14 яшьлек кыз һәм 22 яшьлек егет – ут капкан өйдән чыга алмый.

Исән калган ир белән хатын җитди пешкән, аларга табиблар ярдәм күрсәтә.

Янгын 75 квадрат метр мәйданда була, сүндерүдә 20 коткаручы катнаша. Якынча белешмә буенча, янгын электр үткәргечтә кыска ялганыш аркасында килеп чыккан. Өйдә бер озынайткычка берничә прибор тоташтырган булганнар.

Өйдә янгын турында кисәтү җайланмасы да бар, ул йоклап яткан кешеләрне уяткан. Өйдән чыгып китеп, коткаручылар чакырасы урынга, алар янгынны үзләре сүндереп маташкан. Ләкин ялкын бик тиз таралган.

Җинаять эше ачылган. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар