news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Янгында ир-ат 8 каттан аска сикергәнен видеога төшереп торганнар

Коткаручылар менеп җитәргә берничә секунд кала ир-ат, аска сикереп, һәлак булган.

news_top
Янгында ир-ат 8 каттан аска сикергәнен видеога төшереп торганнар
Cанкт-Петербургта фатирда янгын вакытында олы яшьтәге ир-ат тәрәзәдән сикергән. Бу турыда “Вести” каналы хәбәр итә.

Янгын чыккан фатирдагы кеше коткаручылар килергә берничә секундка алдарак сигезенче кат тәрәзәсеннән аска сикергән. Шаһитлар мәрхүмнең соңгы секундларын видеога төшереп торган.

Янгын иртәнге җиделәр тирәсендә Дунай проспектындагы йортта чыккан. Берничә секунд эчендә ут ике бүлмәле фатирны чолгап алган. Фатир хуҗасы балкон почмагына чыгып баскан.

Коткаручыларның бер төркеме подъездга кереп киткән. Икенче төркем исә баскычтан күтәрелгән. Ләкин алар ир-атны коткарырга өлгермәгән.

“Тукта, тукта” дип кычкырганнар астагы кешеләр. Ләкин пенсионер аларны тыңламаган.

Янгын сүндерүчеләр балконга җитәргә берничә метр калгач, бу ир аска сикергән. Ул каты имгәнгән. Табиблар килгәнче җан биргән.

Коткаручылар янгынны 40 минутта сүндергән. Янган фатирда башка беркемне дә тапмаганнар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар