Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Янгында ике бала һәлак булган, бер бала имгәнгән

Мәскәү янындагы Егорьевскида булган фаҗига турында федераль каналлар хәбәр итте.

news_top_970_100
Янгында ике бала һәлак булган, бер бала имгәнгән

Егорьевскида янгында ике нәни бала үлгән, бер бала имгәнгән дип Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү комитеты вәкиле ТАСС агентылыгына әйткән.

"29 апрельдә Егорьевскида йортның икенче катындагы фатирда янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр ике бала мәетен тапкан, өченче баланы аңсыз килеш хастаханәгә озатканнар", дип язылган агентлык хәбәрендә.

Фаҗига урынында криминалистлар, тикшерүчеләр, янгын сүндерүчеләр эшләгән.

Һәлак булган балаларның ата-аналары турында мәгълүмат ачыкланган. Якын арада алардан сорау алачаклар.

Җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100