news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Янгында һәлак булды» – Непал премьерының хатыны исән калган

news_top

Матбугат чаралары Непалның элеккеге премьерының хатыны Раджья Лакшми Читракар һәлак булды, дип хәбәр иткән иде. Хәзер билгеле булганча, ул исән, хастаханәдә ята. Бу турыда Khabarhub басмасына сылтама белән РЕН ТВ яза.

Непалда демонстрацияләр вакытында премьерның резеденциясенә ут төртәләр. Хатынны эчтә бикләп калдыралар, диелә хәбәрдә.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, узган атна азагында Непал хакимияте Элемтә һәм мәгълүмат технологияләре министрлыгында билгеләнгән срокта теркәлмәгән өчен, берничә зур социаль челтәрнең эшчәнлеген тыйган. Шуннан соң илдә яшьләр күпләп протест чаралары башлаган. Аны матбугат чаралары «Z буыны революциясе» дип атаган.

Аннары хакимият чикләүләрне бетерсә дә, протестлар тукталмады, премьер-министр Шарма Олины отставкага җибәрүне таләп иттеләр. Демонстрантлар аның резеденциясенә, парламент бинасына һәм идарә итә торган партия офисына ут төртте.

Нәтиҗәдә премьер отставкага китте, хакимият әгъзалары вертолетлар белән эвакуацияләделәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар