Янгында 7 бала пешкән һәм ис тиеп агуланган: икесе реанимациядә
15 сентябрьгә каршы төндә Свердловск өлкәсенең Ивдель шәһәрендә шәхси йортта янгын чыга. Фаҗигадә җиде бала (2003, 2007, 2011 2014, 2015, 2017, 2018 елгы) һәм 1986 елгы хатын-кыз каза күрә, дип хәбәр итә өлкәнең тикшерү идарәсе.

Балалар да, хатын-кыз да исән кала, әмма барысы да ис тиеп агуланган. 2018 һәм 2017 елгы ике малай бик нык пешкән. Табиблар аларның гомерләрен саклап калу өчен тырыша.
Тикшерү бара, янгын янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре сакланмаганга чыккан дип фаразлана.

