Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Янгын вакытында әти кеше ике баласын коткарган, нәни улын алып чыга алмаган

Янгынны ярты сәгатьтә сүндереп бетергәннәр.

news_top_970_100
Янгын вакытында әти кеше ике баласын коткарган, нәни улын алып чыга алмаган
https://pixabay.com

Свердловск өлкәсенең Туринская Слобода авылында 12 мартта фаҗига була. Күп балалы гаилә яши торган йортта янгын чыга, фаҗигадә 2021 елда туган малай һәлак була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

2021 елда туган тагын бер малайны һәм 2019 елда туган кыз баланы әтиләре уттан алып чыга. Хәзер прокуратура тикшерү башлаган.

«11 марта бу гаилә ике мичкә яга, берсе аш бүлмәсендә, икенчесе зур бүлмәдә була. Төнге икеләр тирәсендә әниләре уяна, аш бүлмәсендә төтен булуын күреп ала, ирен уята. Алар аш бүлмәсендә тәрәзә пәрдәсенә ут кабуын күрә. Әни кеше янгын сүндерүчеләр һәм күршеләрен ярдәм чакырырга чыгып китә», — дигәннәр Свердловск өлкәсе прокуратурасында.

Әти кеше өченче баласын коткара алмау сәбәбе өйне ялкын чолгап алган булуда дип фаразлыйлар. Урынга килгән коткаручылар утны 30 минутта сүндереп бетерә. Баланың мәетен шуннан соң табалар. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Прокуратура хәбәр иткәнчә, әти белән әни кеше рәсми рәвештә эшкә урнашмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100