Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Янгын вакытында шамаил генә исән калган - могҗизалы видео

Ижевскидагы төзелеш оешмасы эшчесе Илназ Нәҗипов төшергән видео мессенджерларда тарала.

news_top_970_100
Янгын вакытында шамаил генә исән калган - могҗизалы видео

Мессенджерларда Удмуртия башкаласы Ижевск шәһәрендәге «Агрострой» оешмасы эшчесе төшергән видео тарала. Будкага ут капкан һәм бөтен нәрсә янып беткән. Бары тик шамаил генә исән калган.

Безгә мәгълүма булганча, янгын 16 февральдә Ижевск янында булган. Видеороликны төшерүче - Илназ Нәҗипов. Оешма металл конструкцияләр төзү белән шөгыльләнә.

Янгынның тәгаен кайда булганын әлегә ачыклый алмадык. Оешманы да янгын видеосында сакланып калган логотиплардан чыгып ачыкладык. Бу мәгълүматлар билгеле булуга, хәбәр итәрбез.

Видеоны төшерүче эшче әйтүенчә, янгын электр чыбыгын озынайткычтан чыккан булса кирәк.

«Менә карагыз, минем бытовка янды бүген. Менә ышансагыз-ышаныгыз, ышынмасагыз — юк, бытовка янып бетте, бөтенләй. Бөтен киемнәр, бернәрсә калмады, бөтенләй янып бетте. Бөтен киемнәр, бушатлар, бернәрсә калмыйча янып бетте», — дип сөйли-сөйли күрсәтә эшче.

Микродулкынлы мич тә янып беткән. Әмма стенадагы шамаил исән калган.

«Менә диварда эленеп тора иде, карагыз. Хәтта бер кырые да янмаган… Бер кырые янмаган хәтта… Менә монда хәлләр бар. Монда бер исән әйбер калмады инде. Бер… Менә дивардан махсус кереп алдым шушыны. Арткы яклары әзрәк янган, алгы ягының ник бер кырые янсын… Менә. Диваргага элеп куйган идем мин моны. Вәт. Шундый хәлләр», — дип сөйли ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100