Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Янгын вакытында әни кеше нәни баласын өченче кат тәрәзәсеннән ыргыткан

Дүрт яшьлек кызны астагы кешеләр тотып калган.

news_top_970_100
Янгын вакытында әни кеше нәни баласын өченче кат тәрәзәсеннән ыргыткан
https://71.mchs.gov.ru

Тула өлкәсенең Советск шәһәрендә урнашкан тулай торакта янгын чыга. Өченче каттагы бүлмәдә дүрт яшьлек кыз бала һәм әни кеше була. Янгыннан котылу өчен, әни кеше баласын тәрәзәдән урамга ыргыта. Сабыйны фаҗига шаһитлары тотып кала. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Кибеткә барырга дип чыккан ир-ат тулай торак тәрәзәсеннән төтен чыгуын күрә. Баланы коткарырга нәкъ шушы ир-ат ярдәм итә.

«Туганнан туган сеңлем кычкыра башлады, мин алар яна дип торам. Ул икенче катта яши. Янгын аларда булмаган. Ул миңа баланы коткарырга кирәк дип кычкыра. Кешеләр җәймә тапкан. Ул баланы ыргытты. Аннары янгын сүндерүчеләр килде, башка кешеләр баскычтан төште», — дип сөйли бу кеше.

Әни кеше сүзләренчә, ул баласы белән йоклап ятканда янгын чыккан. Аларны сантехниклар уяткан. 

«Аннары мин йөгереп чыкмакчы идем, ишекне ачсам, бөтен төтен безгә керде. Кая барырга белмәдем. Тәрәзә төбендә кычкырып басып тордым. Кешеләр җыелды да баланы коткарырга булышты. Алар җәймә тарттырып көтеп торды, мин баланы ыргыттым, мин шок хәлендә идем», — ди бу хатын.

Ул баласын коткарган кешеләргә рәхмәт әйтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100