Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Янгын вакытында әни кеше өч баласын өченче кат тәрәзәсеннән аска ыргыткан

Сабыйларны аста җәймә тарттырып, төзүчеләр тотып алган.

news_top_970_100
Янгын вакытында әни кеше өч баласын өченче кат тәрәзәсеннән аска ыргыткан

4 сентябрьдә Новосибирск шәһәрендә 9 катлы йорттагы бер фатирда янгын чыга. Шул чакта әни кеше өч нәни баласын өченче каттагы тәрәзәдән аска ыргытырга мәҗбүр була. Сабыйларны аста тотып алган төзүчеләрне бүләкләргә җыеналар. Бу турыда РЕН ТВ каналы өлкә буенча Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр итте.

«Геройлык, батырлык һәм актив гражданлык позициясе күрсәткән өчен, Сажин О.А., Романенко С. В., Валиев Р.А.ны бүләкләү турында документлар әзерләнә», — диелә ведомство хәбәрендә.

Якынча версия буенча, хатын төтен исенә уянып китә. Ул өч баласын ала һәм балконга чыга. Хатын ярдәм сорап кычкыра башлый. Бу вакытта биредән төзелеш компаниясенең монтажлаучылары китеп бара торган була. Алар тиз генә тәрәзә төбенә килә, аста җәймә тарттыралар. Хатын аларның командасы буенча балаларны тәрәзәдән аска төшереп җибәрә. Фатирдагы тагын өч кеше бауларга ябышып аска төшә.

Балаларны хастаханәгә китергәннәр. Аннары аларның хәле канәгатьләнерлек булгач, өйләренә җибәргәннәр.

Тикшерү эшләре бара, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100