Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Янгын вакытында өч яшьлек баланы өченче кат тәрәзәсеннән ыргытканнар

Якында урнашкан полиция бүлегенә килә торган ике хокук саклаучы баланы аста тотып алган.

news_top_970_100
Янгын вакытында өч яшьлек баланы өченче кат тәрәзәсеннән ыргытканнар

Санкт-Петербург шәһәрендә күп катлы йортта янгын вакытында өч яшьлек баланы әнисе тәрәзәдән ыргыткан. Сабыйны Эчке эшләр бүлегендә эшләүче ике җитәкче тотып алган һәм ул исән калган. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Янгын кичке җиделәр тирәсендә тугыз катлы йортның икенче катындагы фатирда була. Ләкин өскерәк катларда яшәүче кешеләргә дә ярдәм таләп ителә.

Бу вакытта Фрунзенский Эчке эшләр бүлегендә җитәкче булып эшләүче ике полицейский — Александр Кузякин һәм Алексей Малкин полиция бүлегенә таба килә. Алар бүлек белән күршедә урнашкан йортта янгын булуын күреп ала. Хокук саклаучылар ярдәм кирәк булуын аңлый, алар йорт тәрәзәсе янына килеп җитә.

Шул вакытта өченче кат тәрәзәсеннән җәймә ыргыталар. Ике полицейский бу җәймәне тотып ала. Аннары өстән өч яшьлек баланы да ыргыталар. Сабыйны полиция хезмәткәрләре тота. Бала имгәнми, шулай да ашыгыч ярдәм табибларын чакыралар.

Янгын чыккан фатир эчендә калган 48 яшьлек ир-ат һәлак булган. Тугыз катлы йорттан 20 кешене эвакуацияләгәннәр.

Соңрак баланың анасы — Жанна Завгородняя исемле хатын РЕН ТВ хәбәрчесенә әлеге вакыйга турында сөйли. Ул кызы белән аш бүлмәсендә йөргәндә төтен исен сизеп ала. 

«Аннары мин фатирга керә торган ишек астыннан төтен керүен күреп алдым. Подъездга карасам, анда барысы да кап-кара иде. Тизрәк янгын сүндерүчеләргә шалтыраттым, ишек астына дымлы чүпрәкләр куйдым», — ди Жанна.

Яшь хатын баласын һәм үзенең әнисен алып балконга чыга. Алар аста торган полиция хезмәткәрләрен күрә. 

«Без битебезгә дымлы чүпрәк куйдык, аска җәймә ыргыттык, аннары баланы да төшереп җибәрдек. Аны тотып алдылар, рәхмәт аларга. Аннары песине дә ыргыттык. Шуннан соң янгын сүндерүчеләр дә килеп җитте», — ди бу хатын. 

Янгын сүндерүчеләр баскычтан менеп, Жаннаны да, аның анасын да алып чыккан. Аннары алар хастаханәгә барган. Баланың ис газы белән агуланганы ачыкланган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100