Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Янгын вакытында барысы да өйдә иде». Биектауда алты кешелек гаиләнең өе янып беткән

news_top_970_100
«Янгын вакытында барысы да өйдә иде». Биектауда алты кешелек гаиләнең өе янып беткән
видеодан скриншот

Биектау районында 6 кешелек гаилә яши торган йорт янып беткән. Алар әйберләрен дә алып чыга алмаган, документларның бер өлешен генә алып чыкканнар. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Олы Кавал авылында ут капканда 6 кеше дә өйдә була. Садыйковлар гаиләсендә 4 бала, аларның кечесенә 19 яшь. Гаилә башлыгы сүзләренчә, янгын аш бүлмәсендә башлана, биредә электр үткәргечләр өйгә керә торган урын була. Ир-ат үзе мунчага кереп киткән чакка туры килә.

«Олы улым йөгереп килеп җитте, «янабыз!» ди. Мин башта ышанмадым. Чыгып карасам, багана торган почмактан ут күтәрелә. Югалып калдым инде. Урымга чыктым. Халык җыела башлаган, коткаручыларны чакырганнар», – ди Илдар Садыйков.

Янгын сүндерүчеләр 1 сәгать эчендә килеп җиткән. Ул вакытка коткарыр әйбер калмаган була инде. Агач йорт бик тиз янып беткән.

Хәзер Садыйковлар хатынының әнисе өендә тора. Ул өй ерак түгел. Җылыткач, яңадан төзелеш эшләре башларга җыеналар.

Янгын чыккан мизгелдә авыл чатына хәбәр язалар, авыл халкы бик тиз белеп ала. Авылның икенче башыннан туганнары Рәсим килеп җитә. Ул хәзер ярдәм җыю эшен башлаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100