Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Янгын сүндерүче һәм үсмер бала янган фатир балконыннан сикереп төшеп үлгән

news_top_970_100
Янгын сүндерүче һәм үсмер бала янган фатир балконыннан сикереп төшеп үлгән

Мәскәү өлкәсенең Королев шәһәрендәге 25 катлы йортта чыккан янгындагы куркыныч кадрлар социаль челтәрләргә таралды. Янгынны сәгать ярым эчендә сүндерәләр, бер фатирдагы янгын 2 кешенең үлеменә китерә.

Пионер урамындагы фатирда ир белән хатын талаша башлый. Тавыш вакытында ир, үч итеп, фатирга ут төртә. Яна башлаган фатирга янгын сүндерүче Рөстәм Набитов йөгереп керә. Ут ирнең үзенә фатирдан чыгарга ирек бирми. Ул, янгыннан котылу өчен, балконга чыга. Аны коткарам дип, янгын сүндерүче дә балконга чыга. Ут балконга бәреп чыга, эссегә чыдый алмыйча, ир балкон култыксасына менә, аннары астагы фатир балконына сикермәкче була, тик аска егылып төшеп үлә.

Янгын сүндерүче Рөстәм Набитов та балконда яна башлый һәм аска сикерә. Башына ут капкан ирнең аска сикергән кадрлары социаль челтәрләрдә таралды.

Башта, балконнан сикергән кеше – 14 яшьтә, дигән хәбәрләр дә чыккан иде. «НТВ» каналы бу мәгълүматны кире кага, янгында фатирга ут төрткән ир үлгән, дип хәбәр итә.

«Ут шулкадәр көчле иде, кап-кара төтен чыга. Янгын сүндерүчеләр, йорт янына автомобильләр килгән аркасында, якын килә алмады, шуңадыр инде, озак сүндерделәр. Аннары балконнан бер кеше сикерде. Фатирдан бер ир балконга чыкты, култыксасына менде, аннары анда куллары белән асылынып торды, аннары ул да сикерде. Мин күзләремне йомдым, карап тора алмадым. Алар сикереп 15 минут узуга, янгынны сүндерделәр», – дип сөйләгән янгын шаһиты.

«АиФ» язуынча, янгында ут төрткән ир түгел, чит кешеләр үлгән. Бу ир фатир арендалап торган, дип хәбәр ителә. 

Янгын булган урынга прокуратура килгән, алар янгында кемнәр үлгәнен ачыклый.

Янгынның видеосын сылтамага кереп карарга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100