Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Янгын сүндерү машинасына комачаулаган иномарканы узып баручы кешеләр күчергән - видео

Бу вакытта күрше ир-ат балконыннан шланг чыгарып фатир тәрәзәсеннән ургылып чыккан ялкынны сүндерергә тырыша.

news_top_970_100
Янгын сүндерү машинасына комачаулаган иномарканы узып баручы кешеләр күчергән - видео
Youtube.com/Форпост Северо-Запад

23 майда Санкт-Петербург янында урнашкан Мурино шәһәрендә Новая урамында урнашкан йортта янгын чыга. Коткаручылар машинасын килеп җитә, тик ул күп катлы йорт янына узып керә алмый. Аңа тукталып торган машиналар комачаулык тудыра. Узып баручы кешеләр бу хәлгә битараф калмый, алар янгын сүндерүчеләргә ярдәм итә. Дистәләп ир-ат иномарканы урыныннан кузгата. Каршыдагы йортта торган кеше исә бу хәлне видеога төшерә. Әлеге кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.

Ир-атлар иномарканы селкетеп-селкетеп карыйлар. Аның сигнализациясе дә кычкыра. Янгын сүндерү машинасы да сигналларын кычкырта. Ләкин хуҗа кеше килми. Шуннан соң машинаны күтәреп диярлек алып, тротуарга менгереп куялар. Янгын сүндерү машинасы узып китә.

Төшереп торучы кеше «молодцы», ди.

Шул арада биек катта урнашкан фатирдан ялкын телләре ургылып чыкканы күренеп тора.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче тагын бер күрше ир-ат ярдәм итәргә тырыша. Ул ут капкан фатир күршесендә яши. Бу ир-ат үз фатирының балконыннан шланг сузып, ялкынны сүндерешә.

Янгын 23 квадрат метрда булган, йорттан утызлап кешен эвакуацияләгәннәр. Имгәнгән кешеләр турында хәбәр ителми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100