news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Янгын сүндерүчеләр чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнаган — видео

Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүчеләр бик кызыклы күренешкә юлыккан.

news_top
Янгын сүндерүчеләр чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнаган — видео
Видеодан скриншот

Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүчеләр бик кызыклы күренешкә юлыккан — бер төркем янгын сүндерүчеләр чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнаган.

Берничә янгын сүндерү машинасы Большевиков урамындагы зур чыршы янына килеп туктаган. Алардан коткаручылар чыгып, җитәкләшеп басканнар һәм чыршы тирәсендә әйләнергә тотынганнар.

Әлеге видео социаль челтәрләрдә таралды. Әлбәттә инде, әлеге видео халыкның кәефен күтәреп җибәргән.

«Җитәкчеләреннән эләкмәсә ярый инде үзләренә», «Бу атнаның иң шәп видеосы бу», «Әйлән-бәйлән уйнарга вакытлары калгач, янгыннар юк дигән сүз. Бик әйбәт», — дип комментарийлар калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар