Янгын корбаны (булган хәл)
Авылны бер мизгел эчендә төтен каплап алды. Күзгә кеше әсәре күренми, бары тик кычкырышкан тавыш белән агач ботаклары сынганы колакны яра.
Андый вакытта көчеңнән килгәнне ничек кенә эшләргә тырышасың инде, әмма йорт янудан туктамый, ут дөрләп югары үрмәли. Ә зират агачлары инде төтен аша күренмиләр, томанда качканнар кебек…
Бу авылда янгыннар еш була. Ике ел элек исерек Мөнәвәрнең йорты янып беткән иде. Тикшерә торгач, аның гаепле булуы ачыкланды. Хәер, шул вакыйгадан соң озак яшәмәде ул, ул вафат булгач, туганнары зурлап аш уздырды. Ә былтыр тау өстендә тезелешеп үскән агачлар дөрләп янды. Май бәйрәмнәрендә яше-карты шунда менеп, шашлык пешерә, күңел ача. Ләкин артыгын кыланган булып чыктылар — учак сүндерелеп бетмәгәнме, әллә тәмәке төпчегеннән шулай янып киткән, кыскасы, ахыры хәерле булмады. Аннары соң кешеләрнең йорты, сарае да янган чаклар булды инде, санап китсәң, кул бармаклары җитмәс. Шул чагында бер нәрсәсез калган гаиләләр яңа йортка чыкты, ләкин күңелдәге курку хисе бетмәде.
Халитовлар гаиләсенә дә бу кайгы килеп җитәр дип бер генә авыл кешесе дә уйламагандыр. «Аллаһ сакласын», — дип кабатлаганда, барыбер үз тормышың өчен борчыласың бит ул. «Беркайчан да минем белән булмас, дип әйтмә», — диюләре дә хактыр.
Халитовның бер тапкыр да кешегә ярдәм кулы сузганы булмады. Янгын очракларында да «сукыр һәм чукрак» булып өендә ятуын белде. Хатыны белән бер ул үстереп, тыныч кына гомер итте үзләре. Ир шабашкада йөреп акча эшләсә, хатыны мәктәптә балалар укытты. Йортта алардан кала әби дә бар әле — киленнәр телендә «кайнана» була инде. Яше барган саен аның да үз-үзен тотышы үзгәрде: кергән кешене танымады, күптән үлгән әти-әнисе белән саташты. Кайнананы карау, билгеле, килене Рәмзия җилкәсенә төште. Эшеннән кайтышка йомышын да үтәп куйган, идәнгә чәен дә түккән була иде карчык. Ләкин килен аны-моны сиздермәде, өен җыештыруга, аш бүлмәсенә ашыга торган булды.
Ул көнне Халитов эшенә соңрак кузгалды, Рәмзия район тирәсендә документ эшләре белән чыгып киткән иде. Дәресен тәмамлап, өйгә уллары кайтып керде. Бүлмәсендә ыңгырашкан әбисе белән исәнләште дә, телевизор карарга утырды. Борынны ярып кергән төтен исен сизгәч, күршеләр чүп яндырадыр дип кенә уйлады да, каналын күчерде. Ләкин ачык тәрәзәдән кергән төтен исе көчәйгәннән-көчәйде. Рамил, борынын каплап, ишегалдына чыкты. Үз күзләренә ышанмады — койманың икенче ягында урнашкан зират яна иде. Баскыч төбендә яланаяк баскан малай ни кычкыра, ни кузгала алмады — тораташ булып катты.
Ул арада шул очта яшәүчеләр чиләк-чиләк су белән йөгерешеп килделәр, янгын сүндерү машинасы күренде. Колакка бәрелгән тавышлар, әйтерсең, аның төшенә генә керә — менә уяныр да, мәктәпкә чыгып китәр кебек иде.
Бераздан капкадан чабышып кергән әти-әнисе күренде. Алар, кайсы кая йөгерешеп, су ташырга ашыктылар. Ләкин койма аша сикергән ут мунчаларына да капты. Бер мизгел эчендә ул көлгә әверелде. Рамил, су ташырлык яшьтә булмаганга, күзе беренче төшкән аулак урында качып-посып утырды. Ичмаса, җан дусты — Шаригы да каядыр киткән. «Ана этләр янында йөридер инде», — дип уйлады тезләрен кочаклап чүгеп утырган малай. Елыйсы килгән чакларында дүрт аяклы эте генә янәшәдә була иде бахырның. Ә бүген ул да юк! Беркем юк! Барысы да ут эченә кереп югалган кебек.
Ә янгын бирешергә җыенмый әле, Халитовлар өенә үрмәләвен белә. Тагын бер янгын сүндерү машинасы килеп җитте. Авылда яшәүче бөтен халык та шушында җыелды. Бу мәхшәрне читтән күзәткән Рамил йортка керергә иткәндәй ишек янына килде, ачарга өлгермәде, атылып-бәрелеп әтисе килеп чыкты. Ә кулында — әнисе. Әби үзен белештерми теләсә нәрсә кычкыра.
— Калдыр мине! Үтерәләр! Әти, кызыңны үтерәләр! — дип улының аркасына суга. Ярдәмгә күрше мужигы килде, алар икәүләшеп бу карчыкны күршеләргә алып керделәр. Ашыгыч ярдәм машинасының озаклый торган гадәте бар, әйдә, безгә керт, диде тугры күршесе.
— Әти, яндыралар! Нигезне яндыралар, үтерәләр! — дип карчык тынгы бирмәде.
Ишек артында басканда Рамил әбисенең күзенә күтәрелеп карарга өлгергән иде: кайчандыр нурга күмелгән күзләрдә нидер яна, коточкыч ут рәсеме күргән иде ул.
— Төш түгел, өн бит бу! — дип, ниһаять, малай да җиргә төште. Кешеләр дә тикмәгә генә йөгерешми икән — аларның мунчалары яна! Ничек шуны да аңламадым икән соң мин? — дип уңга-сулга каранды.
Әтисе күтәреп алмаган булса, озак кына шунда басып торасы иде әле ул. Күрше абыйсы аны туганнарына алып менеп куйды. Алып менде дә, үзе юк булды. Баскыч төбендә утырып калган Рамилне туганнан туган апасы каршылады. Аның да кәефе юк, йөзе агарган, куллары да калтырый кебек иде. Куркып кына Рамилгә эндәште:
— Син бит яланаяк! Кер әле тизрәк, салкын бит! — дип ишек ачты.
— Юк, мин монда гына торам, әтине көтәм, диде Рамил.
— Анда син яраткан кино башлана, әйдә, бергә карыйбыз, — диде кыз.
Рамил каршы килмәде. Диванга тезелеп кино карарга утырдылар. Ә җанда — курку. Шаригы кайда йөри икән соң? Алай соң кайтмый иде бит. Башка этләр белән йөриме икән әллә? — дип тәрәзәгә карады: «Шарик… Шарик…»
Рамил апаларында яшәп калды. Мунчалары януын Халитовлар авыр кичерде. Йортка да зыяны тигән иде шул утның. Шуңа күрә мәшәкать артканга, улларын туганнарында калдырып тордылар. Әбине райондагы кызы карады. Рамил ике көн мәктәпкә бармады, температура белән караватта ятты. Иртән чәй эчкәндә сүзен «Шарик», дип башлап, шуның белән бетерә дә иде. Ә берсендә бөтенләй диярлек ашамады. Бу йортта әти-әнисе кебек үсендереп торучылар түгел, ә үз кагыйдәләренә тугры кешеләр яши иде. Туганнары булуга карамастан, Рамил белән дорфарак сөйләштеләр.
Өченче көнне малайның хәле дә яхшырган кебек булды, эте турында мең төрле сорау да бирмәде. Апасы белән аш ашарга утырдылар. Ләкин аш тозсыз һәм тәмсез тоелды аңа.
— Бигрәк тозсыз бит бу! — дип Рамил авызын сөртте. Чәй кайнарлатып йөргән апасы өстәлгә китереп сукты да: «Тәмлесен өеңдә ашарсың!» — дип күзен акайтып карады.
— Нәрсә, сездә генә тәмлеме әллә ул аш? — дип тә өстәде.
Рамил дәшмәде. Ник әйткәненә үкенеп, тәлинкәне читкәрәк этеп куйды. Менә әтисе килеп алыр да, өенә кайтыр, ә аннары Шаригы белән уйнар, бары тик тәмле аш кына ашар! Кайтсын гына!
Өенә кайткан көнне дә Шарик күренмәде. Әнисе дә, эшкә чумган әтисе дә этнең кая йөрүе белән кызыксынмады. «Кичәнәк ычкынган этләрне атып йөриләр иде, шуларга эләктеме икән әллә?» — дип күңелгә шом керттеләр малайның.
— Ничек инде атканнар, әти? Шарикка беркем дә атарга тиеш түгел! Аның бит муенында кызыл тасма бар, димәк, аны атарга ярамый! Әти, син чынлап әйтәсеңме? — дип Рамил еларга ук кереште. Аның бит шушы яшенә кадәр иптәшләре булмады, Шарик белән генә күңелен күрде. Ә монда әтисе нәрсә дип утыра!
Юк, Шарикны атарга беркемнең дә кулы күтәрелергә тиеш түгел. Шарик ул авылда иң акыллы җан иясе. Өйдәге чебешләрне дә кыргый этләрдән ул гына саклый. Рамилнең эч серләрен бары тик шул эт кенә тыңлый, аңлый да кебек әле. Аның беркайчан да беркемгә дә начарлыгы тимәде, ә киресенчә, кеше акылына ия булганга яратты аны авыл халкы. Малай булгач, аңларга да була инде — кызлар янына йөрисе киләдер. Әмма Шарик «свидание»га кичләрен генә китеп югала иде бит. Хәзер инде өйгә кайтмаганына бишенче көн узып бара.
— Шарикка бер-бер хәл булгандыр, — дип Рамил су буйларын әйләнеп кайтырга уйлады. Ләкин Шарик янәшәдә булса, үзе үк хуҗасына килеп салыныр, сагынып үбә үк башлар иде. «Шарик!» — дип кычкырган тавышны ул ишетмәде. Бәлки шундук торып, көтмәгәндә генә, Рамилне сөендерәсе килгәндер. Әмма су буенда да, болында, тауда җан иясен очратмады егет. Башын аска иеп өенә кайтып китте.
Ике атна да өч көн узгач, әбиләре үлеп китте. Озак авырды инде, соңгы көннәрендә тәмам урын өстендә калды. Ашавы — ашау, эчүе — эчү булмады карчыкның. Рамил әбисенең үлүенә ышанмый йөрде. Ул кешенең теге дөньяга болай тиз китүен акылы белән аңламый иде әле. Әмма мәчеткә йөри торган сакаллы бабай белән авыл мужиклары килеп кергәч, әбисен зиратка алып киткәннәрен күреп калды. Бүлмә тәрәзәсе шул якка карый аның, шуңа күрә Шарикның зиратта нинди этләр, төлкеләр белән сугышканын да шунда утырып күзәтә иде. Теге хәлләрдән соң кыргый этләр дә күзгә чалынмады. Шаригы та өйгә кайтмады.
… Рамил янгын сүндерүче булырга укырга керде. Беренче елда бик авырга туры килсә, тора-бара анысы да җайлашты. Янәшәсендә дус дип атарлык кешеләр барлыкка килде. Шәһәр кызларына да күзе төште. Чын егет булып өлгергән егетне авылда да танымадылар. «Бу теге Яланаяк Рамилме соң?» — дип үртәүчеләр дә телләрен тешләде. Бу кушаматны аңа туганнан туган апасы тагып калдырган иде. Рамил үзен үртәргә ирек бирмәде, әйтәсе сүзе төпле, фикере дә яхшылап уйланган иде аның. Укуын да кызыл дипломга тәмамлады бит! Әтисе улы инде! Халитов фамилиясен дә юкка гына йөртми бит. Авылга кайтканында да бөтен эшне ялт иттереп эшләп куя.
Берсендә әбисенең чардуганын яңартырга куштылар аңа. Әтисенең бу сүзеннән соң, Рамилнең йөрәге урнашкан бер урыны чымырдап куйды. Шушы яшенә җитеп, зиратка бер тапкыр адым ясаган кеше түгел бит ул! Барысына да балачагында булган вакыйга, мәңге төзәлмәс яра сәбәпче иде. Әтисе шул үткәндәге эзләргә басарга куша. Нишләмәк кирәк, Рамил өс киемен алыштырды да, әбисе янына — зиратка кузгалды.
Зират эче тып-тын. Тезелеп киткән чардуганнарда кеше җаны яшеренеп ята кебек. Рамилне курку биләп алды. Гомере буе зиратка якын торып, монда кергәне булмаган бит аның. Әбисенең кабере кайсы урында урнашканын да белмәвенә оялды. Үзе аяк очына басып атлый, ә йөрәге тагын да ешрак тибә. Арттан берәү килеп кагылыр кебек. Әбисенең каберен табып, бераз чүгәләп утырды, дога кылды. Намазга басарга кирәк инде, динне өйрәнергә вакыт килеп җитте, дип уйланды. Шулчак күзе чардуган кырыендагы кызыл нәрсәгә төште. Кып-кызыл нәрсә дигәнең җиләк иде ахры. Ә Рамил зиратта үскән җимешне ашарга ярамаганлыгын яхшы белә, әмма бу бик тәмле кебек күренде — күзне камаштырды. «Нәрсә җиләге икән бу?» — дип Рамил җиргә тезләнде. Яшел чирәм арасыннан тартып чыгарган нәрсә җиләк булып чыкмады. Ниндидер чүпрәк кисәге иде.
— Тукта, бу бит… — Рамил телсез калды. — Бу бит…кызыл лента… — учына кысып алды да, иренен тешләде. — Ничек инде… — дип тирә-ягына каранды. Ә зират тып-тын. Агачлар булмагач, үләннәр генә үзара пышылдаша иде.
Рамил чардуган белән эшен бетерүгә, зиратны әйләнеп чыкты. Үзен биш яшьлек малай кебек хис итеп, ярамаса да, күз яшен чыгарып елап та алды. Алар Шарикны кайдан гына эзләмәделәр, кемгә генә мөрәҗәгать итмәделәр, ә ул — шушында, якында гына булган, ләбаса! Ләкин зиратта Шарикның үзен очрату мөмкин хәл түгел иде инде. Ул үзеннән соң кызыл тасманы гына саклап калдыра алган. Хәер, авылда аңа охшаш көчекләр дә үсеп җитте. Ана этләр дә юксынды ахры үзен. Этләр генәме, Рамилнең бер генә мизгелгә дә исеннән чыкмады дусты. Балачагын куркыныч төшкә әйләндергән янгын гына харап итте үзен. Янгын гына… Әгәр ул яшендә хәзерге акылы булса, Шарикны болай җибәрә алыр идеме соң ул? Зиратка бер адым якын да китермәс иде. Саклар иде.
Хәер, бу бары тик Рамилнең уйланулары гына. Җан дустының кайда югалганын беркем дә төгәл белми. Хәзер инде белмәс тә…