news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Янгын дүрт гаиләне чатнама салкында урамда калдырды

Янган йортта яшәүчеләр өчен «Лучезарный» профилакториясендә вакытлыча яшәү пункты әзерләнгән.

news_top
Янгын дүрт гаиләне чатнама салкында урамда калдырды

Нурлатта 4 фатирлы барак тибындагы йортта сигез кеше тораксыз калган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын кичә көндез чыккан. Нурлат районында янгын турындагы хәбәр кичә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына 13.00 сәгатьтә килеп ирешкән. 125 нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре 12 чакрым юл үтеп, Һәлакәт урынына 14 минутта килеп җиткән. Шул кадәр үк вакыттан 200 квадрат метр мәйданда янгын камап алынган. Янгын 13.37 сәгатьтә тулысынча сүндерелгән.

Урынга Нурлат мэры Нәгыйм Сафиуллин килгән. Янган йортта яшәүчеләр өчен «Лучезарный» профилакториясендә вакытлыча яшәү пункты әзерләгәннәр. Йортсыз калучылар анда барырга теләмәгән, ә туганнарында яшәп торырга булган.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар