Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Янгын чыккан фатирдагы кешене коткарырга кереп баручы ир-атлар лифтта һәлак булган

news_top_970_100
Янгын чыккан фатирдагы кешене коткарырга кереп баручы ир-атлар лифтта һәлак булган
https://pixabay.com/

3 майда Мәскәү өлкәсендәге Мытищи шәһәрендә күп катлы йортта янгын вакытында өч кеше һәлак булган. Ике ир-ат ут капкан фатирдагы ир-атны коткарырга маташа. Алар лифтта тончыгып үлә, ашыгыч ярдәм табиблары аларга ярдәм итә алмый кала. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Янгын кичке бишләр тирәсендә дүртенче каттагы фатирда башлана. Фатирда 58 яшьлек Евгений Ф. була, ул ярдәм чакыра. Беренче катта яши торган ике ир-ат Евгенийга ярдәмгә бара. «Минем ирем фатирда иде. Ул безгә шалтыратты. «Өйгә кайтмый торыгыз, безнең секциядә янгын, күрше яна», - диде. Ул күршенең ишеген ватып ачуларын, эчтә ялкын булуын, бөтен җир януын һәм чыга алмауларын әйтте. Янгын сүндерүчеләр килә, барысын да чыгаралар. Башта күршедә электр чыбыгында кыска ялганыш булган дип уйлыйлар. Эчми, тартмый, һәрчак исәнләшә, яхшы кеше. Нидер ясап яткан диләр, кем белгән инде. Безнең беренче катта ир-атлар яши, алар өстәрәк яши торган кешеләргә ярдәм итмәкче булган. Лифтта ут сүнгән һәм эчтәге кешеләр тончыгып үлгән», - дип сөйли биредә яшәүче Татьяна.

Лифтта 47 яшьлек Илһам Махмудов һәм 38 яшьлек Элер Абдугарапович һәлак булган, икесенең дә гаиләләре бар.

Янгын чыккан фатирда яшәүче ир-ат тәрәзәдән сикереп төшкән, ул имгәнеп үлгән.

Тагын 15 кеше төтен исе белән агуланган, аларны хастаханәгә салу таләп ителмәгән. 

Өйдән йөзләп кешене эвакуацияләгәннәр.

Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте җинаять эше ачылу турында хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, фатирда янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында килеп чыккан. Хуҗа уянгач янгын күреп ала һәм ярдәм чакыра башлый. Аннары ул уттан котылыр өчен тәрәзәдән сикерә.

Йорт яныннан узып баручы ике ир-ат ярдәм сораган тавышны ишетә һәм фатирга кермәкче була. Алар лифт шахтасында кала. Икесе дә ис газы белән агулана.

«Өч кеше үлеме турында җинаять эше ачылды», диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100