news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Янгын чыккан фатир тәрәзәсеннән аска ташланып, бала белән ана һәлак булган

Янгын чыккан фатир тәрәзәсеннән аска ташланып, бала белән ана һәлак булган

news_top
Янгын чыккан фатир тәрәзәсеннән аска ташланып, бала белән ана һәлак булган
27 апрельдә Ростов-Дон шәһәренең Совет районында ун катлы йортта янгын чыга. Ут капкан фатирдагы хатын-кыз һәм аның өч яшьлек баласы һәлак була. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте.

"Янгын Ростов-Дон шәһәренең Еременко урамындагы 50/3 йортында булды. Йорттан 30 кешене эвакуацияләделәр. 1986 елда туган хатын-кыз һәм 2016 елда туган бала һәлак булды", - дип хәбәр иткән  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ростов өлкәсе буенча идарәсе матбугат хезмәте.

"Интерфакс" агентлыгының үз чыганагы мәгълүматы буенча, янгын башлангач, хатын башта баласын унынчы каттан аска ыргыткан, аннары бала артыннан үзе дә сикергән. Шулай итеп алар икесе дә һәлак булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар