news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Янган Wildberries складлары: эшләнмәләрен югалткан өч татар дизайнеры тарихы

news_top
Янган Wildberries складлары: эшләнмәләрен югалткан өч татар дизайнеры тарихы
Фото: https://t.me/imir_jewelry

Бөтен ил буенча Россиядәге иң зур маркетплейс булган Wildberries складлары яна. Товар сатучылар миллионнарын югалта һәм алга таба нәрсә көтәргә белми. Бу хакта «Миллиард.Татар» журналисты Регина Любимова үз эшләнмәләрен әлеге маркетплейс аша саткан һәм зур суммада товарларын югалткан татар дизайнерлары белән сөйләште.

Ачык чыганаклардан билгеле булганча, 18 июльдән башлап, хәзергә кадәр (10 августка булган мәгълүмат – иск. ИТ) беспилотниклар бөтен Россиядә 19 Wildberries складына һөҗүм итте, аларның 12се янып бетте яки өлешчә зыян күрде. Forbes мәгълүматларына караганда, Wildberries селлерлары компания складларындагы янгыннар нәтиҗәсендә якынча 215-280 миллард сум югалткан булырга мөмкин.

Картиналар һәм зәркән эшләнмәләре югалган

Ире Имир белән бергә IMIR бизәнү эшләнмәләре брендына нигез салучы рәссам Гүзәл Хәйбуллова:

Самарада номерлап буйый торган картиналар партиясе һәм алмаз мозаикасы җыелмалары янды – якынча 50 комплект иде. Болар – минем «Ярату» сериясеннән сюжетлар буенча эшләр. Алар аудиториягә аеруча ошады, шуңа күрә мин аларны «Wildberries»та сатарга булдым.

Әлбәттә, миллиардлар югалткан зур җитештерүчләр белән чагыштырганда, миңа килгән зыян зур түгел кебек. Тик минем өчен бу бик авыр, чөнки барысы да – үз эшемнең нәтиҗәсе.

Фото: © Ачык чыганаклардан https://t.me/imir_jewelry

Товар Самарадагы складта иде. Чөнки Казандагы склад гел тулы һәм анда эләгү мөмкин түгел, шуңа аны Самарага җибәрдек. Татарстандагы күпчелек сатучы нәкъ менә Самара аркылы эшләгәндер дип, уйлыйм. Иң аянычы товарларның юкка чыгуы да түгел, ә калган товарларны ала алмавыбыз, ә аларга хәзер куркыныч яный», – дип сөйләде Гүзәл.

Гүзәл картиналарга килгән зыян суммасын да әйтте.

«Картиналар буенча югалту якынча 200 мең сум. Моннан тыш, Мәскәүдә кыйммәтле метталлардан ясалган зәркән эшләмәләре дә янды. Бу сатып алучылар баш тарткан товарлар – мәсәлән, йөзекнең размеры туры килмәгән очрак.

Бизәнгечләр буенча зыянның төгәл суммасын әлегә әйтеп булмый. Хәзер Wildberries Казанда саклана торган товарның калдыгын бездән яшерде: без аларны сата да, кире ала да алмыйбыз.

Иң аянычы, товарның юкка чыгуы да түгел, ә калган һәм хәзер куркыныч астында булган эшләнмәләрне ала алмавыбыз. Самарада янып беткән товарга караганда, Казанда кыйммәтрәк бәяле товарларыбыз саклана.

Без калган товарларны мөмкин кадәр тизрәк сатып бетерү өчен зур ташламалар ясарга булдык. Тик башка проблема килеп чыкты: элек Wildberries сатып алучыларга үзе өстәмә ташламалар тәкъдим итсә, хәзер исә аларны нык кисте яки бөтенләй бетерде. Без социаль челтәрләрдә бәяләрне төшерү турында хәбәр итәбез, ә сатып алучылар элекке бәяне күрә һәм без бәяне төшермәгән, дип уйлый. Шуның аркасында тискәре комментарийлар барлыкка килә: кешеләр ни өчен шундый кыйммәт товар килде, дип сорый, гәрчә, чынлыкта, бу үзбәясенә диярлек сатылган әйбер.

Фото: © Ачык чыганаклардан https://t.me/imir_jewelry

Шул ук вакытта бәяне артык нык төшерергә дә ярамый. Әгәр ташлама артык югары булса, товар «карантинга» эләгә һәм мәйданчык аны сатып алучыларга күрсәтми башлый.

Хәтта үз товарыңны үзең сатып алу варианты да туры килми. Беренчедән, элек Wildberries моның өчен штраф сала иде. Икенчедән, кыйммәтле металларны исәпкә алудагы үзенчәлекләр аркасында, болай сатып алганнан соң, зәркән эшләнмәләрен кабат сатарга ярамый. Социаль челтәрләрдәге публикацияләр ярдәмендә товарның яртысын сата алдык, әмма соңыннан Wildberries калган позицияләрне яшерде», – дип сөйләде рәссам.

«Маркетплейс килгән зыянны каплар, дип ышанмыйм»

Без компаниянең зыянны кире кайтару мәсьәләсендә Гүзәл белән элемтәгә чыгу-чыкмаулары турында да кызыксындык.

«Маркетплейсның зыянны компенсацияләячәгенә ышанмыйм. Башка селлерлардан ишеткәнемчә, миллионлаган сум югалткан кешеләргә дә нибары 10ар мең түләгәннәр. Алай гына да түгел, хәзер Wildberries без әле янгынга кадәр эшләгән акчаларны да тоткарлый. Безнең очракта судлашуның да мәгънәсе юк, чөнки моның өчен зыян күләме артык кечкенә.

Бу минем төп эшем түгел. Минем төп эшем – башка, ә картиналар һәм бизәнгечләр күбрәк күңел өчен эшләнгән проект һәм иҗатны үтемлерәк итү ысулы. Шуңа күрә болар барысы да кредитларсыз эшләнде», – диде Гүзәл.

«Wildberries»ка нигез салучы Татьяна Ким гадәттән тыш хәлгә һәм югалган товарны компенсацияләү бурычы булмауга карамастан, сатучыларга түләүләр күләмен һәм финанс ярдәменең башка чараларын эшләүләрен, белдергән иде.

Соңрак Wildberries янгыннарда зыян күргән сатучылар өчен сатулар симуляторы булдырачак дигән мәгълүмат чыкты. Бу турыда да компания хуҗасы хәбәр итте. Әлеге мехнизм нигезендә, селлерлар инде складта булмаган товарлар өчен түләү ала: система бу товарларны сату дәвам иткән очрактагы кебек тизлек, бәя һәм ташламалар белән сатуны модельләштергә тиеш була. Шулай итеп, янган продукция бәясе сатучыларга берничә ел дәвамында әкренләп кайтачак, дип фаразлана.

Бер атна элек Татьяна Ким компания проблемаларны төгәл хәл итү өчен «барыннан да бигрәк зыян күргән төбәкләрдә» эшмәкәрләр белән очрашачак, дигән иде. Моннан тыш, хөкүмәт белән берлектә гомуми ярдәм системасы эшләнелә, аның нигезендә һәр кеше ярдәм алачак. Әлеге язма чыккан вакытта без сораштырган сатучыларның берсе дә әлеге механизмны эшләтеп җибәрү турында мәгълүмат та, ниндидер ярдәм дә аламаган иде.

«Әлегә «Wildberries»тан китмибез»

«Без әлегә «Wildberries»тан китмибез. Компания эш системасын үзгәртергә һәм үз складыңдагы товарларны сатарга мөмкинлек бирергә вәгъдә итте. Без бу вариантны карыйбыз, хәер, зәркән эшләнмәләре өчен техник чикләүләр бик күп.

Фото: © Ачык чыганаклардан https://t.me/guzel_khaib

Мәйданчык белән проблемалар элек тә булды. Мәсәлән, без бизәнү әйберләрен матур фирменный тартмаларда җибәрәбез, тик кайвакыт складта аларны кулланмыйлар. Сатып алучы йөзекне төргәксез ала, юлда аның формасы бозыла, алучы начар бәяләмә калдыра, ә моннан безнең сатулар зыян күрә, гәрчә үзебезнең трафатан без барысын да дөрес эшлибез.

Авырлыкларга да карамастан, без маркетплейс белән эшләүне дәвам иттек, чөнки бүген кешеләргә нәкъ менә шунда сатып алу күпкә уңайлырак. Тик хәзер, килгән зыянны исәпкә алып, безгә сатуларның яңа алымнарын эзләргә һәм кайсы модельнең куркынычсызрак эшләве турында уйланырга туры киләчәк», – диде Гүзәл.

Никахка кием комплектлары һәм аксессурлар юкка чыккан

Никах өчен киемнәр һәм аксессуарлар бренды хуҗасы, Әлмәттән Ләйсән Гыйбадуллина тарихы. Складларда аларның бөтен киеме янып беткән, ә югалтулар гаять зур булган.

Фото: © Ләйсән Гыйбадуллина тәкъдим итте

«Без товарның юкка чыгуы турында Электростальдәге склад янган көнне белдек. Соңыннан башка складларда – Краснодарда, Осинкида, Тулада янгын турында хәбәрләр килә башлады. Безнең товар бөтен җирдә дә бар иде диярлек.

Күлмәкләр, яулыклар, бизәнгечләр – гомумән, үзебез тегә торган бөтен продукция янып бетте. Зыянның төгәл суммасын әйтә алмыйм, әмма зыян бик җитди.

Бер товар да калмады диярлек. Бары тик берән-сәрән генә позицияләр сакланган. Алары да сатып алучыларга бару юлында булып, аннан складларга кире кайткан товарлар. Мәсәлән, элек складларда бер модельдәге йөзгә якын күлмәк булса, хәзер исә нибары биш данә», – дип сөйләде Ләйсән.

Ләйсән сүзләренчә, ул башка складлардагы товарларны алып чыгарга теләгән, тик компания моны эшләргә бирмәгән. Wildberries поддержкасы яки җавап бирми, яки товарны алу өчен заказларны алу пунктында урын юк, ди сатучылар.

«Электростальдә беренче янгын чыккач, без шунда ук «Wildberries»ның башка складларындагы товарны алырга тырыштык. Бу хәлнең кабатланырга мөмкин булуын аңладык. Тик, маркетплейс безгә моны эшләргә бирмәде.

Фото: © Ләйсән Гыйбадуллина тәкъдим итте

Кире кайтаруны теркәгәндә система заказларны бирү пунктында товар алу өчен буш урыннар булмавын күрсәтте. Без Әлмәткә, Азнакайга, Актүбәгә һәм башка торак пунктларга кайтырырга теләдек – тик бөтен җирдә дә баш тарттылар. Без генә түгел, башка бик күп сатучылар да шушындый проблемага тарыган.

Минемчә, бу очракта компания бөтен ресурсларын сатучыларга складта калган товарларны оператив рәвештә кире кайтаруга юнәлтергә тиеш иде. Әмма моны эшләмәделәр, һәм күпләр әле саклап калырга мөмкин булган товарын да югалтты», – дип сөйләде Ләйсән.

Гүзәл Хәйбуллина кебек үк, Ләйсән дә, «Wildberries»ның зыянны берничек тә капламавын әйтте. «Без кайбер селлерларда бераз түләүләр җибәрә башлауларын ишеттек, әмма ике атна дәвамында безгә бернәрсә дә килмәде. Компенсация булырмы-юкмы – әлегә билгесез», – диде Ләйсән.

«Товарның күп өлеше юкка чыкты, ә калган запаслар бик аз»

«Безнең брендка ун елдан артык инде. Без бервакытта да кредит акчасына эшлмәдек. Дини карашларыбыз буенча, без кредитлар кулланмаска тырышабыз һәм бизнесны һәрвакыт үзебезнең акчага үстердек.

Бу хәлләргә дә карамастан, «Wildberries»тан тулысынча китәргә җыенмыйбыз. Бу – элеккечә үк Россиядәге иң зур сату мәйданчыгы. Товарларны маркетплейс складларында сакламыйча, ә үз складларыбызда эшли башларбыз, мөгаен. Бәлки бары тик күп сатыла торган товарларны гына куярбыз. Ләкин әлегә планнар кору авыр: товарның күп өлеше юкка чыкты, ә калган запаслар бик аз.

Фото: © Ләйсән Гыйбадуллина тәкъдим итте

Маркетплейстан тыш, Казанда һәм Әлмәттә үз кибетләребез бар, шулай ук социаль челтәрләр аша сату да бара. Бәяләрне нык күтәрергә җыенмыйбыз, юкса болай сату бөтенләй туктап калачак. Ә «Wildberries»тагы бәяләрне үзгәртергә туры килде: июльдән маркетплейс үзенең комиссиясен арттырды. Әгәр элек мәйданчык товар бәясенең якынча 30-50 процентын алып калса, хәзер исә 70-75 процентын алып кала дип исәпләп чыгардык. Мондый шартларда эшләү авыр. Керем бары тик зур күләмдә сатулар хисабына гына керә. Бу югалтулардан соң табыш турында сөйләп тә булмый инде.

Хәзер без эшне туктатып тордык һәм бу хәлнең нинди борылыш алачагын көтәбез. Мәйданчык белән алга таба эшләүдә ахыргы карар әлегә юк», – диде Ләйсән.

Һөҗүмнәр башланыр алдыннан, 7 июльдә, Wildberries сатучылар өчен офертаны яңартты. Яңа редакциядә террорчылык актлары һәм БПЛА һөҗүмнәре нәтиҗәсендә товарлар юкка чыккан өчен компанияне җаваплылыктан азат итә торган пункт барлыкка килде. Бу селлерларның бер өлеше өчен маркетплейс зыянны капламаска мөмкин дигәнне аңлата. Товарлары зыян күргән складларда булган сатучыларның күпмесе оферта шартларын кабул иткәне билгесез.

Агач һәм сумаладан эшләнгән бизәнү әйберләре юкка чыккан

Сумаладан һәм агачтан бизәнү әйберләре сата торган Good Goods бренды хуҗасы Алия Әсләмова 100 мең сумлык югалтуы һәм бер поставканың юкка чыгуы турында сөйләде.

Фото: © Ачык чыганаклардан https://t.me/gooodgooods

«Новосимейкинодагы складта янгын чыгуны иртән белдем – бу яңалыкны дус кызым җибәрде. Ул товарны даими рәвештә нәкъ менә шунда җибәреп торуымны белә иде, чөнки бу минем өчен иң уңайлы склад: Казаннан логистика арзанга чыга, ә кулдан эшләнгән бизәнү әйберләренең кечкенә партияләрен нәкъ менә шунда җибәрү уңайлы иде. Шуннан соң калган товарны күрсәтә торган доукментны ачтым. Ярты сәгать чамасы узгач, янгын турында рәсми хәбәр таралды, ә маркетплейстагы калган товарлар юкка чыкты.

Әлегә зыянны бәяләү авыр, чөнки мин әзер продукция сатып алмыйм – бөтен бизәнгечләрне үзем ясыйм. Бу тулысынча кул эше. Әгәр якынча әйтсәк, зыян якынча 100 мең сум. Wildberries тарафыннан бернинди мәгълүмат юк. Компания элемтәгә чыкмый һәм хәтта, мөрәҗәгатьләргә дә җавап бирми.

Янгын вакытында товарның бер өлеше инде складта, ә бер партиясе юлда иде. Аның белән ни булганын әле дә белмим: ул складка барып җитеп янып беткәме, әллә аны кабул итмәгәннәрме. Аның кайда булуы билгеле түгел», – дип сөйләде Алия.

Фото: © Ачык чыганаклардан https://t.me/gooodgooods

Компания маркетплейс складларына һөҗүм аркасында зыян күргән эшмәкәрләргә ярдәм итү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы, Ленинград, Тула, Иваново өлкәләре һәм Краснодар крае хакимияте вәкилләре белән очрашу уздырды. Чаралар кысаларында эшмәкәрләр индивидуаль консультацияләр алырга мөмкин. Федераль дәрәҗәдә ярдәмнең гомуми чаралары шулай ук актив эшләнелә.

Күптән түгел «RWB Участие» платформасында ярдәм чаралары турында мәгълүмати бит ачылды, кулланучылар анда үз сорауларын бирә ала.

«Әлегә башка маркетплейсларга күчәргә ашыкмыйм»

Алия алга таба нәрсә эшләячәген, товарын кайда сатачагын һәм маркетплейс белән хезмәттәшлеген дәвам итәчәкме-юкмы икәнен дә сөйләде.

«Алга таба нәрсә эшләргә икәнен әйтү әлегә авыр. Бу хәлнең нинди борылыш алачагын аңлау өчен бераз пауза алдым. Әлегә заказларны үземнең складтан җибәрергә планлаштырам. Тик сатып алучыга заказны Wildberries аркылы теркәү җайлырак икәнен аңлыйм – күпләр нәкъ менә шушы ысулны сайлады.

Хәзер минем бизәнү әйберләре берничә партнер-кибеттә сатыла. Аннан кала, җылы вакытларда Казан Кирмәнендә осталар ярминкәсендә дә эшлибез, шулай ук сатып алучыларны остаханәдә дә кабул итәбез. Хәзер бөтен өмет – үзебезнең социаль челтәрләргә һәм офлайн-сатуларга.

Фото: © Ачык чыганаклардан https://t.me/gooodgooods

Әлегә башка маркетплейсларга күчәргә ашыкмыйм. Башка мәйданчыкларда мондый хәл кабатланмас дигән гарантия юк. Товарны үземнең складта саклап эшләү моделен карыйм, әмма аңлавымча, хәзер хәтта сортировка үзәкләре белән дә проблемалар бар», – дип сөйләде Алия.

Осталар әйткән фикерләрдән аңлашылганча, сату итүнең альтернатив алымнары алай ук күп түгел икән. Бөтен останың да офлайн кибете юк, ә кайберләре сату өчен эшләнмәләрен башкаларга бирергә әзер түгел.

Китаплар зыян күрмәгән

Татарстан китап нәшрияты продукциясе дә маркетплейста тәкъдим ителгән, аларның товарларына зыян килмәгән, чөнки китапларны Wildberries складларына илтүне туктатканнар.

«Безнең товарга зыян килмәде. Без мөмкин булган куркынычларны күздә тоттык, хәзерге логистик вазгыятьне вакытында бәяли алдык. Алдарак без товарны Wildberries складларына планлы илтүне вакытлыча туктаткан идек. Хәзер товарны турыдан-туры үзебезнең складтан тапшырабыз: заказларны үзебез җыябыз һәм җибәрү пунктларына кадәр илтәбез», – дип аңлаталар Татарстан китап нәшриятында.

Шулай ук Казанда Wildberries складларының вакытлыча товарларны кабул итмәве дә билгеле булды, сәбәбе – объектлар районында һава тревогасы. Берьюлы берничә зур объект – «Казань СГТ» склады һәм сортировка үзәге, «Казань – питание» һәм «Казань» складлары, шулай ук «Казань: Столбище» һәм «Казань: Столбище КГТ» сортировка үзәкләре әлеге чикләүгә эләккән.

Чыганак: «Миллиард.Татар», Регина Любимова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар