Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яндыра, өч минуттан үтә» – Фирдүс Тямаевка бүләк тапшырганнар

news_top_970_100
«Яндыра, өч минуттан үтә» – Фирдүс Тямаевка бүләк тапшырганнар
"Татар-информ" архивы

Концерт вакытында бер ханым Фирдүс Тямаевка бүләк тапшырган. Җырчы шул вакытта төшерелгән видеоны куеп, язылучыларының кәефен күтәргән.

«3 тиенлек бүләк түгел, 1 меңлек теш пастасы. Геморрой чыкса, сөртеп куясың. Яндыра. Курыкмагыз, 3 минуттан үтә. Тамагыгыз авыртса да файдасы тия. 189 үләннән ясалган. Тешләрне матур итеп чистарта. Ашказаны авыртса, аз гына суырып куясың. Башыгыз авыртса башка сөртәсең, авыру шунда ук бетә. Сезгә бу ошаячак. Хәзер үк ашап, эчеп карый аласыз», – ди ханым, бүләген тапшырып.

Фирдүс пастаны ачып татып карагандай итә. Шул вакытта тамашачылар арасыннан бер ханым килеп, үзенә дип алып килгән компотын тәкъдим итә.

«Апай, бу әйбер беренче әйткән нәрсәдән точно булышамы? Алайса Рүзәл дә җәфалана», – ди җырчы, төркемендәге егеткә ишарә ясап. 

«Булыша, булыша. Менә хәзер сәхнә артына кереп, сылап чыксын», – ди апай.

«Секундында диагноз, секундында дәва сезгә», «Бу апаны үзегез белән гастрольгә алсагыз да була. Юмор өстәп, реклама ясап, күпме файда бөтен кешегә, керемне урталай бүләсез», «Бу пастага сездән бәяләмә көтәбез», «Үтерде бу апа» кебек комментарийлар калдырганнар.

Видеодагы апаны танучылар да табылган. «Әлфия апа алама әйбер киңәш итми ул», – дип язган берсе.

 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 27 ноябрь 2022
    Исемсез
    Бер мактыйсыз, бер тиргисез. Йормэгез ошамаса. Ойдэ утырыгыз. Дога укыгыз. Намаз укыгыз. Доньялар тынычлансын диеп телэгез. Гонах жыеп йормэгез.
  • 27 ноябрь 2022
    Исемсез
    Сәхнә-базар, саталар-алалар, алдыйлар-алданалар. Элек чәчәк букеты бирергә дә кыенсынып кына чыгалар иде
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100