«АИГЕЛ» төркеме солисты Айгөл Гайсина «Яндекс. Карты» навигаторын тавышландырган. Бу турыда «Татарстан-24» хәбәр итте.
Айгөл Гайсина «Свои в городе» проектына кушылган. Бу проект кысаларында билгеле кешеләр автомобиль маршрутларында хәрәкәт өчен сүзтезмәләрне әйтә.
Айгөл үз шигырьләреннән фразалар һәм сүзләрне куллана. Мәсәлән, «Я нашла более быстрый маршрут. Скажи, офигенно?», «Впереди – камера. Ты у нее на мушке», – ди.
Аның тавышын сайлау өчен, кушымтада шәхси профильдә «настройки» исемлегенә керергә, «маршруты» сайларга һәм кирәкле тавышны сайлап куярга була.