«Яндекс»: Сасовода дата-үзәктә янгын сәбәпле, кайбер сервислар вакытлыча эшләмәскә мөмкин
Рязань өлкәсенең Сасово шәһәрендә «Яндекс» мәгълүматлар үзәгендә янгын чыккан. Шуңа бәйле рәвештә компаниянең кайбер сервислары кулланучылар өчен вакытлыча эшләмәскә мөмкин. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте «РИА Новости»га хәбәр иткән.
«Яндекс»ның мәгълүматлар үзәге тулысынча эшен туктаткан. Янгын инфраструктураның бер өлешенә зыян китергән.
Компания мәгълүматларына караганда, янгында зыян күрүчеләр юк. Хәзер профильле хезмәтләр гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү өстендә эшли.