Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңавылдагы фатирда газ шартлаган, күршеләрнең тимер ишекләре ватылып беткән

news_top_970_100
Яңавылдагы фатирда газ шартлаган, күршеләрнең тимер ишекләре ватылып беткән
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Яңавыл шәһәрендә фатирда газ шартлагач, күршеләрнең тимер ишекләренә кадәр ватылган. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Гадәттән тыш хәл кичке 8нчедә 5 катлы йортның өске катында булган. «Газ-һава катнашмасы шартлады», – дигәннәр ведомствода.

Шуннан соң фатирда 3 пластик тәрәзә, керә торган ишек, ДСП стена ватылган. Баскыч мәйданчыгында күрше 2 фатирның тимер ишекләре бәреп ватылган.

Янгын чыкмаган. Фаҗига урыныннан ир-атны хастаханәгә алып киткәннәр, ул бик авыр хәлдә. Ул фатир хуҗасымы, әллә күрше фатирда яшиме икәне хәбәр ителми.

Гадәттән тыш хәл сәбәпләрен экстрен хезмәт вәкилләре ачыклый, диелә хәбәрдә.

Фото: © Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, https://www.bashinform.ru

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100